Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Җаен белсәң...

Аптырый инде Гөлнара дус кызларының исәрлегенә. Очрашкан саен бер үк сүз, бер төрле зарлану. Янәсе, сөяркәләре саран, бүләкләр сирәк эләгә. Беркөн Ләйлә суган сыгып утыра, ялга барырга акчасы җитеп бетмәгәч, «Мәҗнүн»еннән 10 мең сум сораган булган икән, тегесе телефонын сүндереп куйган. Ә тиздән, бөтенләй, номерын ук алыштырган. Әйтегез әле, кайсы...

Аптырый инде Гөлнара дус кызларының исәрлегенә. Очрашкан саен бер үк сүз, бер төрле зарлану. Янәсе, сөяркәләре саран, бүләкләр сирәк эләгә. Беркөн Ләйлә суган сыгып утыра, ялга барырга акчасы җитеп бетмәгәч, «Мәҗнүн»еннән 10 мең сум сораган булган икән, тегесе телефонын сүндереп куйган. Ә тиздән, бөтенләй, номерын ук алыштырган.
Әйтегез әле, кайсы җүләр ир затыннан турыдан-туры акча сорый инде, йә? Әнә, Гөлнарадан үрнәк алырга кирәк, җаен белгәч, йөргән кешесен кирәк кадәр «сава». Аны вакытын һәм урынын белеп, җайлап кына сүз башларга кирәк. Бераз гына күз яше түгү дә зыян итмәс. Кибеттә 15 меңлек мәрҗән муенса күрүе булды, шунда ук сөяркәсе искә төште. Тегесе кунакка килеп, кунып ук калуга, иң матур төнге күлмәген киеп, бохар мәчесе кебек иргә елышты: «И-и, елмаюыңны бигрәк тә яратам инде. Тешләрең ювелир кибетендә мин күргән энҗе муенса кебек. Тигез, матур. Ә теге муенса бигрәк матур, гел синең елмаюыңны хәтерләтә» дип салпы якка учлап-учлап арыш саламы кыстыра. Белә ул: бер-ике көннән муенса аныкы булачак...
Беркөнне, ресторанга кергәннәр иде, затлы шәрабтән авыз итеп утырганда да сүзне үз ягына борып китте Гөлнара. «Карале, бу бокалларның затлы чыңлавын, әйтерсең хатын-кызлар колагындагы бриллиант кашлы алкалар», дип елмаеп кына, өстәл астыннан аягын сөяркәсенә таба шудырды. Юлын белеп, өскәрәк тә күтәрде. Тегесе әллә оялудан, әллә башка сәбәптән кып-кызыл булып, бер сүз дә әйтми мәлҗерәп төште.
Кирәк бит, кибеттә затлы тун күреп, сөяркәсеннән ничек акча кысарга икән дип уйлап йөргәндә, каршысына бер йолкыш мәче баласы чыгып басмасынмы! Бу бит бәхетнең үзе! Мондый очракны кулдан ычкындырамы соң инде Гөлнара! Мәче баласын кочагына алып, иркәли-иркәли елады: «И, сабыем, синең дә затлы туның юк шул. Миндә дә юк ул, куеныма гына тыгып җылытыр идем. Андый фәлән размерлы, фәлән кибеттә сатыла торган туннарны кию бәхете миңа тәтемәс инде. Без синең белән ике бичара җан» дип, үкседе дә, үкседе. Икенче очрашуда, үзе әйтмешли, яраткан «пупсигы» машинасының арткы утыргычында теге тунны күргәч кенә колагы авызына җитте.
Гөлнараның үз акчасы кая китә дисезме? Үзен карап торырга. Ә бу шактый акча сорый. Кибеттәге затлы товар кебек, Гөлнара да матур, затлы булырга тиеш. Кесәле агайларның күзе төшәрлек, бу «әйбер»не сатып алыр өчен соңгы тиеннәрен чыгарып салырлык булсын! Әнә шундый, шактый тирән кесәле агайны «сава» инде ул берничә ел.
Соңгы араларда сөяркәсенең шоколад төсендәге күзләренә мөкиббән булуын, шул сихри, серле күзләрдә батып калуын, төннәрен йоклый алмый уйлап ятуын очрашкан саен пышылдый сөяркәсенә. Теге бичара, башы пеләшләнә барган саен акылы да сыега барган абзыкай ышана бит шуның сүзләренә. Озак та тормас, Гөлнара шоколад төсендәге машинада җилдерә башлар. Ә иптәш кызлары сөяркә саран дип зарланалар. Чынлап торып еласаң, сукыр күздән дә яшь чыга диләрме әле? Шулай, бәрәңгедән дә май алып була, җаен белсәң...
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев