Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Зур тикшерү көтелә

Түбән Кама мэры Айдар Метшин җитәкчелегендә коррупциягә каршы көрәш буенча комиссия утырышы узды. Анда авыл җирлекләре башлыклары, Федераль куркынычсызлык хезмәте бүлеге начальнигы, прокурор вазифаларын башкаручы һ.б. катнашты.

Прокурор вазифаларын вакытлыча башкаручы Евгений Лизунов әйтүенчә, 2017 елда 175 закон бозу очрагы ачыкланган. Урындагы 39 кеше административ җаваплылыкка тартылган. 64 очрак буенча 5 җинаять эше кузгатылган. Законны бозучыларның күбесе – муниципаль һәм дәүләт даирәләре хезмәткәрләре. 
Коррупция белән бәйле булган җинаятьләр саны буенча шәһәребез 16 нчы урында. Алар саны 4 тән 11 гә кадәр арткан. Ришвәт алганда узган елда бары бер кеше тотылган. Шул ук вакытта узган елда хезмәт вәкаләтләреннән законсыз файдаланучы дүрт кеше ачыкланган. 
Комиссия утырышында муниципаль хезмәт турындагы законны бозуның 81 очрагы тикшерелгән. Түбән Кама муниципаль районы советының коррупциягә каршы көрәш бүлеге начальнигы Илдар Ильясов әйтүенчә, норматив хокук актларына 33 тапкыр үзгәртүләр кертелгән. Керем турында мәгълүмат күрсәтүдә хаталар саны 25 кә арткан. Сәүдә өлкәсендә 16 закон бозу очрагы ачыкланган. 
Шәһәр мэры 2017 елгы нәтиҗәләр белән канәгать булмавын белдерде. Эшне көчәйтергә кирәклеге турында әйтте. Шуңа күрә күп кенә бүлекләр һәм складлар, сатып алулар, балалар бакчалары һәм мәктәпләр тикшереләчәк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев