Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Үзгәрешләр: уңае, тискәресе

Ванна бүлмәгездә сөлге киптергеч бармы? Димәк, кайнар су өчен артыграк түләячәксез. Бу хакта журналистларга Түбән Кама шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Денис Баландин хәбәр иткән иде. Очрашуда шулай ук яңа тарифлар, подъездларны яңарту, капиталь ремонт һ.б. турында сөйләштеләр. Традиция буенча, тарифлар быел да ике тапкыр үзгәрәчәк: 1 гыйнвардан һәм 1 июльдән....

Ванна бүлмәгездә сөлге киптергеч бармы? Димәк, кайнар су өчен артыграк түләячәксез. Бу хакта журналистларга Түбән Кама шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Денис Баландин хәбәр иткән иде. Очрашуда шулай ук яңа тарифлар, подъездларны яңарту, капиталь ремонт һ.б. турында сөйләштеләр.
Традиция буенча, тарифлар быел да ике тапкыр үзгәрәчәк: 1 гыйнвардан һәм 1 июльдән. Бәяләр чагыштырмача 0,4 проценттан алып 9 процентка кадәр артачак. Кайбер категорияләр буенча бераз кимү дә бар икән.
1 декабрьдән кайнар су өчен башкача түләячәкбез.Элегрәк тарифлар йорт сарыф иткән энергия белән бәйле булса, хәзер кайнар су хакы 118-127 сумнан артмас.
Игътибар! Ванна бүлмәләрендә сөлге киптергеч торбалары булганнар кайнар суның бер кубы өчен 126,38сум (595 йорт), булмаганнар 118,54 сум (130йорт) түләячәк. Һәрхәлдә, торак-коммуналь хезмәтләр өчен килгән квитанцияләрдә күрсәтелгән бәяләр беркемне битараф калдырмагандыр.
Денис Баландин шулай ук подъезддагы баскыч мәйданчыкларын төзекләндерү хакында да сөйләде. 2018-2021 елларда барлыгы 575 подъездны тәртипкә китерү планлаштырыла икән. 2011-2017 елларда барлыгы 1518е (37 процент) яңартылган. Быел 123 йортка капиталь ремонт ясалачак. Моңа 746 миллион сум сарыф ителәчәк.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X