Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Үзгәрешләр көтеп калабыз

Төп эш урыныма ирем йөртә. Ә берәр сәбәп чыгып, ул бара алмаса, предприятиеләргә йөри торган вахта автобусы белән китәм. Ә менә җәйге ялымда башка эшкә урнашып, атмосфера алыштырып алырга булдым. Тик шунысы уңайсыз – маршрут автобусы белән йөрергә туры киләчәк. Ярар, хуш, бер уңайдан автобусларның ничек йөрүен дә күзәтермен, дим. Юкса, интернетта зардан башка нәрсә укыган, ишеткән юк.

Беренче көнне эшкә ярты сәгать алдан чыктым. Ярты сәгать көтеп, 10 нчы маршрутлы автобус күренмәгәч, шәхси машинага утырып киттем. Кайтканда, 40 минут көттем – автобус юк.
Икенче көнне дә 50 минут көттем. Шул вакыт эчендә бер – 56 нчы һәм НКЦга баручы 59 нчы маршрут автобусы үтеп китте, 10 лы тагын юк. Тәрәзәсенә «10» саны чәпәгән җиде шәхси машина үтте һәм барысы да – тулы. Кайтканда да автобус көтеп җиткерә алмадым, шәхси машинага утырдым.
Өченче көнне иртәнге сәгать 8 гә барасы эшкә тагын җидедә үк тукталышка чыгып утырдым. Ура! Бүген 25 минут кына көттем – автобус килде. Кеше шактый, әмма аңа гына түзеп була. Ә кич эштән кайтканда  автобус күренмәде. Тәрәзәсенә «10» саны чәпәгән – биш, «55» ле ике шәхси машина узды. Минем дә утырып китәсем килсә дә – түзәм, эксперимент үткәрәм бит.
Дүртенче көн. Иртәнге җидедә мин – тагын тукталышта. Көндәгечә, шәхси машиналар тыз-быз йөри, ә автобуслар юк. Һаман-һаман эшкә соңга калып булмый, дип сәгать 8 туларга 10 минут калгач, шәхси машинага утырып киттем.
Тукталышта торганда әле шуны да җиткерделәр: бер тирәгә баручы кешеләр такси чакыра икән. Таксиның бәясе 80 сум. Димәк, дүртәү утырсалар, кеше башына 20 сум гына чыга. Безнең халык тараканнар кебек һәр авырлыктан чыгу юлын таба. Әле ярый «частник»лар чабып тора. Әнә «59» лы автобусны көтүчеләр чәчләрен йолкый. Ул маршрутта бер шәхси машина да юк.
Шушы берничә көннән чыгып, нәтиҗә ясыйк әле. Мин аналитик та, статист та, бухгалтер да түгел. Шулай да санап карыйк: бер сәгать вакыт эчендә генә автобус предприятиесе иң кимендә (әле бу мин басып торган тукталышта гына) 500-700 сум акча югалта. Бу – Химиклар урамыннан башлап, Спорт урамына кадәр генә. Ә шәхси машина йөртүче бер рейстан 100-250 сум акча эшли. Иң күп кеше утыра торган Гагарин урамы (иске «Эссен») бар. Шуны «пик сәгать»ләренә һәм атна көннәренә тапкырлагыз.
Шулай итеп, мин бер атнага 250 сум түләдем. Әгәр автобуслар йөрсә, 200 сумга төшәр иде. Балалар бакчасында 9-10 меңгә тәрбияче ярдәмчесе булып эшләүче, шул чамада акча алучы идән юучылар нишләргә тиеш?..
Автобус предприятиесе «табышлы түгел» диләр. Ә каян килеп табышлы булсын ул?! Тукталышта автобус көтүчеләр инде күптән өметләрен өзеп, шәхси  машиналарга күчеп бетте. Алар булмаса, барасы җиреңә бара алмыйча, кайтасыңнан кайта алмыйча гомерең үтәр.
Ярар, автобуслар яки йөртүчеләре җитми торгандыр инде. Тик тукталышта көтеп торучы халык бу аклануга ризамы соң? 
Тагын шуны да әйтим әле. Күптән түгел генә танышларым вакытлыча яшәр өчен фатир эзләүләре турында белдем. Шартлары бик гади – трамвай юлы ерак булмасын, чөнки хатыны балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Түбән Камада, иртәнге сәгать 6 га автобус белән балалар бакчасына барып җитеп булмый бит! Бу гаиләгә сайлау мөмкинлеге бар. Ә инде фатиры сатып алынган булганнарга нишләргә?
Йөз дә беренче мәртәбә мисал итеп күрше шәһәрләрне китерәм. Алабуга Түбән Камадан күпкә кечкенә. Ә «Газель»ләр 5-10 минут саен йөри.  Алар ничек җаен таба икән соң?
Газета басылыр алдыннан гына килеп ирешкән яңалыкларга караганда бу мәсьәләне Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты үз контроленә алган. Хәзерге вакытта фәнни-эзләнү эшен башкарырдай оешма ачыклана. Ул маршрутларда пассажирлар агымын тикшерү, кешеләрдән сорашу үткәрү һәм маршрутларны анализлау белән шөгыльләнәчәк. Шушы мәсьәләләр өйрәнелеп, хәл ителгәннән соң, яңа система булдырылачак, яңа маршрутлар да кертеләчәк, дип ышандыралар.
Илһамия ГАФФАРОВА.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев