Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Үзе өчен, ди

Гашиш һәм марихуана кулланган 42 яшьлек инженерга карата суд хөкеме чыгарылган.

3 апрельдә федераль куркынычсызлык хезмәте хезмәткәрләре тикшерү-үлчәү постында «LADA Granta» автомобилен туктатканнар һәм эчендә зур күләмдә наркотик тапканнар. Ачыкланганча, аның хуҗасы – йөртүче түгел, ә шул машинаның пассажиры икән. Ир 49 грамм гашиш һәм 36 грамм марихуананы үзе өчен сатып алганын әйткән, гаебен таныган һәм эшне махсус тәртиптә (суд тикшерүен уздырмыйча гына) карауларын сораган. Наркотикларның «көчле» булмавын, гаепләнүченең элек хөкемгә тартылмаганлыгын һәм ике бала тәрбияләвен исәпкә алып, суд аны шартлы рәвештә 3 ел 6 айга хөкем иткән.  
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев