Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Юлларны һәм зиратларны төзекләндерәчәкләр

8 декабрьдә, Каенлы авыл җирлегендә үзара салым буенча референдум узды. Ун авылда яшәүчеләр үз авылларын төзекләндерүдә катнашыргамы-юкмы икәнлеген хәл итте.

Авыл җирлегендә урнашкан өч сайлау участогында тавыш бирү хокукына ия 1668 кеше референдумда катнашты.
2013 елдан, үзара салым программасы гамәлгә кергәннән башлап, җирлектә юллар ремонтланды, зиратлар төзекләндерелде, Сабантуй мәйданчыкларын төзекләндерү эшләре башланды.
Ә быелгы референдумда җирле халык алты авылда юлларны ремонтлау, зиратларны төзекләндерү, балалар мәйданчыгы төзү мәсьәләсен хәл итү буенча тавыш бирде. Моннан тыш, авылларда Сабантуе мәйданчыкларын төзекләндерүне төгәлләү планлаштырыла.
Авыл халкы үз торак пунктларын төзекләндерүдә катнашырга карар кылса, алар 300әр сум акча тапшырачак.

Ф. Гыйльманов фотосы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев