Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

ЮХИДИ хәбәр итә

Тиешле араны сакламасаң...

Көндезге сәгать 11дә Актүбә урамының 5в йорты каршындагы юлында «Рено Дастер» автомобиле алдан баручы «Лада Приора»га барып бәрелгән.
«Приора» исә алда барган икенче «Рено Дастер» машинасына төртелгән. Нәтиҗәдә, «Лада»ның 56 яшьлек пассажиры һәм йөртүчесе умыртка баганасы җәрәхәте белән хастаханәгә озатылганнар.

Тынычлык урамының 37 нче йорт каршындагы юлында «ВАЗ-21140» автомобиле зур тизлек белән барып, тротуарда торучы 12 яшьлек баланы бәрдергән. Бәхеткә, җәяүле җиңелчә генә җәрәхәтләнгән.

Химиклар урамындагы 25 нче йорт янында «Хонда» һәм «Лада Гранта» автомобильләре бәрелешкән. Нәтиҗәдә, «Ладаның» 50 яшьлек пассажиры баш сөяге һәм баш мие җәрәхәтләре белән хастаханәгә озатылган. Гаеп – «Хонда» йөртүчесендә, ул ара ераклыгын сакламаган, машинасында җәйге тәгәрмәчләр булган.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев