Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Югалып калмаска!

Октябрь аенда Түбән Камада Гражданнар оборонасы буенча күләмле өйрәнүләр узачак.

Табигый бәла-казалар, һәлакәт яки хәрби һөҗүм очракларында, алдан кисәтү үз вакытында алынса, күп кенә фаҗигаләрне булдырмый калырга яки киметергә мөмкин. Гражданнар оборонасында кешеләрне кисәтү өчен сигналлар кулланыла. 
Әйтик, «Игътибар!» кисәтү сигналы булып тора. Ул авария, һәлакәт, бәла-каза, дошман һөҗүм итү куркынычы булганда халыкның игътибарын җәлеп итү өчен кирәк. 
Сигнал сирена кычкырту, өзек гудоклар, транспорт һәм башка каты тавыш бирә торган, шул исәптән җәмәгать тәртибен саклау хезмәте һәм ЮХИДИ автомобильләрендә урнаштырылган чаралар аша бирелә.
Сирена, гудок, яки башка сигнал чаралары тавышларын ишеткәндә, кешеләр, кичекмәстән радио, телевизорны кабызырга һәм андагы хәбәрләрне тыңларга тиеш. Алынган мәгълүмат буенча гамәл кылырга кирәк.
«Һава тревогасы» сигналы, дошман һөҗүме куркынычы турында кисәтү максатыннан, радио һәм телевидение аша тапшырыла. Бу очракта кешеләргә түбәндәгеләр киңәш ителә: үзегез белән документларыгызны, шәхси саклану чараларын, су һәм азык-төлек запасы алырга; электр энергиясен, суны, газны өзәргә; тәрәзәләрне, форточкаларны, вентиляция җайланмаларын ябарга һәм саклану урыннарына барырга кирәк. Эш урынында, транспортта булган очракта шулай ук саклану урынына ашыгыгыз, андый мөмкинлек булмаган очракта, чокырлы урыннарга ятарга.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев