Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Йөрәкләрдәге мәңгелек яра

Кол Гали исемендәге милли китапханәнең уку залында шәһәребезнең Җәмигъ мәчетенә йөрүче тыңлаучылар өчен, мәчетнең уку-укыту бүлеге җитәкчелеге соравы буенча, 30 октябрь – Сталин репрессиясе корбаннарын искә алу көне уңаеннан, репрессияләнгән дин әһелләре һәм татар зыялыларына багышланган «Мәңгелек яра, төзәлмәс җәрәхәт» дип исемләнгән тирән эчтәлекле искә алу чарасы узды.

Репрессияләрнең канлы тәгәрмәче татар халкының иҗади һәм фәнни каймагына зур зыян китергән, милли-мәдәни үсешебезне күп елларга имгәтеп калдырган. Репрессиядән зыян күрүчеләр саны бүгенгәчә төгәл билгеле түгел. Күренекле җәмәгать эшлеклесе Юрий Рыбаков эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына таянып, Сталин хакимлек иткән чорда сәяси репрессияләргә дучар ителүчеләрнең саны 50 миллион 170 меңгә җиткән, дип белдерә. Уйлап карасаң, чәчләрең үрә торырлык: бу бит Англия яки Франциянең бүгенге халкы кадәр! Татарстанда туган, яшәгән сәяси корбаннарның исемлеге «Хәтер китабы»ның калын 18 томын тәшкил итә. Мондый явызлыкны һич кенә дә онытырга ярамый, ил тарихында мәңгелек яра,төзәлмәс җәрәхәт ул!
Күпме кеше эзсез-хәбәрсез югалган, күпме нәсел-оя тузгытылган. Репрессияләнгән язучылар турында әзме-күпме мәгълүмат алдык, партия эшлеклеләренең аянычлы вафатлары турында беркадәр укыдык, ә дин әһелләребез милләтебезнең әдәп-әхлагы, иманы сагында торганнарның фаҗигале язмышы турында һичбер нәрсә белмибез бит... Кол Гали исемндәге милли китапханә хезмәткәрләре үзләренең тирән эчтәлекле чыгышларында нәкъ менә шушы, бик үк өйрәнелмәгән теманы ачып, безне тетрәнергә мәҗбүр иттеләр. Алар – үз эшләренең чын осталары, китапханәнең әдәбият фондына кергән китапларын барлап, бик күп зыялыларыбызның үрнәк тормыш-көнкүреше, тетрәндергеч язмышлары хакында, шушы әсәрләр аша бәян иттеләр.
Китапханә мөдире Гүзәлия Гыйбадуллина ил өстендә уйнаган репрессия афәтенең асылын ачып, директив материалларга тукталып, имамнарыбыз хакындагы хәтернең бөтенләй үк юк түгеллегенә мисал итеп, Гүзәл Яхинаның «Зөләйха күзләрен ача» романына, Фәүзия Бәйрәмованың «Кырык сырт», Аяз Гыйләҗевның «Ягез, бер дога», Гурий Тавлинның «Афәт» әсәрләренә тукталып үтте. Милләттәшләребез арасында зур абруй казанган Апанаевлар (Сталин репрессиясе корбаннары – барлыгы 7 кеше!), талантлы педагог, мәртәбәле дин әһеле Әхмәтҗан Мостафин, исламият әһеле, мәшһүр дин галиме, 15 ел дәвамында Уфада мөфти Ризаэтдин Фәхретдиннең ярдәмчесе, казый Кәшшафетдин хәзрәт Тәрҗеманиларның мактаулы, әмма аяныч язмышларын бәян итте.
Китапханәче Әнисә Дәүләтшина күренекле язучы Рафаэль Мостафинның «Репрессияләнгән татар әдипләре» китабын тәкъдим итеп, зыялыларыбыз: Фатих Кәрими, Мәхмүт Галәү, Җамал Вәлиди, Зариф Бәшири, Әсхәт Айдар, Фәхрислам Алиев, Гали Рәхим, Фатих Сәйфи-Казанлының тормыш һәм иҗат юлларына тукталып, трагик язмышлары хакында сөйләде.
Чара барышында темага багышлап оештырылган китап күргәзмәсенә куелган әдәбият белән дә бик теләп таныштык.
Гөлчирә ИБӘТУЛЛИНА, «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе әгъзасы, язучы.
Автор фотосы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев