Җылы һава торышы көтелә
Бүген Түбән Камада болытлы көн, кыска вакытлы яңгыр булуы ихтимал. Көндез 5, төнлә 3 градус җылы вәгъдә итә синоптиклар.
Метеорологларның фаразлавына караганда, җомга һәм шимбә көннәрендә, температура фоны тагын бераз күтәреләчәк. 13 мартта көндез шулай ук яңгыр көтелә. Термометр баганалары +9 градус күрсәтәчәк.
14 мартта һава температурасы +8 градус, ә якшәмбе +6 градус булачак.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев