Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Язучыны хөрмәтләделәр

Түбән Каманың Салих Сәйдәшев исемендәге музыка көллияте концертлар залында Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, республиканың атказанган сәнгать эшлеклесе, язучы-прозаик, публицист, драматург Фәтхулла Абдуллинның 80 яшьлек юбилеена һәм иҗатына 50 ел тулуга багышланган «Бу дөньяга без килгәнбез икән...» дип исемләнгән зур кичә үтте. Кичәдә мәртәбәле кунаклар - күренекле шагыйрь, Татарстанның атказанган мәдәният...

Түбән Каманың Салих Сәйдәшев исемендәге музыка көллияте концертлар залында Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, республиканың атказанган сәнгать эшлеклесе, язучы-прозаик, публицист, драматург Фәтхулла Абдуллинның 80 яшьлек юбилеена һәм иҗатына 50 ел тулуга багышланган «Бу дөньяга без килгәнбез икән...» дип исемләнгән зур кичә үтте.
Кичәдә мәртәбәле кунаклар - күренекле шагыйрь, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рәмис Аймәт, Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе, шагыйрь, прозаик Факил Сафин, «Мәйдан» журналының баш мөхәррире Фидаил Мәҗитов, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, язучы Фоат Садриев катнашты. Кичәне тамаша кылырга язучының туганнары, якыннары, каләмдәшләре, китапханәчеләр, мөгаллимнәр, мәктәп укучылары, гомумән, мөхтәрәм язучының шәхесе һәм иҗаты белән кызыксынучы әдәбият сөючеләр җыелган иде.
Алар Ф.Абдуллинның иҗаты белән фойеда ук таныша башладылар. Анда Кол Гали исемендәге милли китапханә хезмәткәрләре көче белән язучыга багышлап «Киң колачлы иҗатчы» дигән бик тирән эчтәлекле күргәзмә оештырылган.
Мөслим якларында туып-үсеп, мәктәп елларыннан ук кулына каләм алган һәм гомере буена каурый каләменә тугрылык саклаган Фәтхулла Абдуллин - халкыбызның әдәби мирасын тирән фәлсәфи мәгънәгә ия әсәрләре белән баеткан, иҗатында гомумкешелек кыйммәтләрен, милли-мәдәни тарихыбызны, рухи хәятыбызны яктыртып, әдәбият тарихына тиңе булмас рухи хәзинә бүләк иткән олпат язучы. Бүгенге көндә 14 китап авторы булган Фәтхулла ага - актив җәмәгать эшлеклесе, елъязмачы, озак еллар дәвамында Түбән Кама язучыларының «Кама таңнары» әдәби берләшмәсен җитәкләүче, аксакаллар шурасы әгъзасы, 15 ел дәвамында «Җидегән чишмә» әдәби-музыкаль берләшмәсенең сценарийлар авторы, Түбән Кама төзелешендә төрле җитәкче урыннарда эшләп, шәһәребездәге мөһим объектларны сафка бастыруда, шул исәптән, беренче трамвайны линиягә чыгаруда катнашкан хезмәт алдынгысы да.
Кичә барышында юбилярны гомер бәйрәме белән котлап, бик матур теләкләр, җылы тәбрикләү сүзләре әйтелде. Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге рәисе Рөстәм Ганиев, милли сәнгатебезне һәм әдәбиятыбызны үстерүгә зур өлеш кертүе өчен чиксез ихтирамын белдереп, юбилярга конгрессның Рәхмәт хатын һәм чигүле түбәтәй тапшырды, шулай ук Министрлар Кабинетының тәбрикләү сүзләрен дә җиткерде. Аксакаллар шурасы рәисе Зирәк Шиһапов язучыны котлап, аңа «Шәрәфле аксакал» медале тапшырды.
Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рәмис Аймәт Фәтхулла Абдуллинның татар әдәбиятын, мәдәниятен үстерүдә өлеше саллы булуын ассызыклап, әле әдәбият мәйданында Фәтхулла аганың «очланмаган кибәннәре» шактый булуын әйтеп узды, аңа истәлеккә Тукай энциклопедиясен бүләк итте.
Якташлары - мөслимлеләр сәламен язучы Фоат Садриев һәм районның башка күренекле шәхесләре җиткерде, алар юбилярга Мөслим муниципаль районы башлыгы Рәхмәт хатын һәм бүләкләр тапшырдылар, туган як сәламнәрен гармун, курай моңнары аша җиткерделәр.
Ут күршеләребез - Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге рәисе, «Көмеш кыңгырау» газетасы баш мөхәррире Факил Сафин язучының әдәбият мәйданында яшь иҗатчылар тәрбияләүдә үзеннән зур өлеш кертүен билгеләп үтте, бу фикерне «Мәйдан» журналының баш мөхәррире Фидаил Мәҗитов та куәтләде. Моннан тыш, Фидаил Васыйл улы Фәтхулла Абдуллинга, аның публицист һәм тарихи язмалар авторы да булуын исәпкә алып, эзләнү һәм яңа хезмәтләр язу өчен, архив документлары да тапшырды.
«Кама таңнары» әдәби берләшмәсе вәкилләре остазлары Фәтхулла агага чиксез рәхмәтләрен җиткерделәр, ул җитәкләгән чорда берләшмә белән бәйле хатирәләрен яңарттылар, сәламәтлек, иҗади уңышлар теләделәр.
Кичәдә Түбән Камадагы таҗик иҗтимагый оешмасы вәкилләре дә бар иде: алар Фәтхулла агага аерым, җылы мөнәсәбәттә. Сикәлтәле гомер юлларын узган чакта Урта Азия якларын да буйларга насыйп булган Фәтхулла Абдуллин биредә дә тиз арада үзен көчле шәхес, тәҗрибәле оештыручы итеп таныта, җирле халык арасында абруй казана.
Әлбәттә, юбилей кичәсендә язучының тормыш иптәше Альмира ханым, балалары, киленнәре, оныклары да катнашты. Алар да кадерле кешеләренә рәхмәт сүзләрен, ихтирам хисләрен белдерделәр. Фәтхулла аганың оныклары Алия белән Элина бабалары хөрмәтенә халкыбызның «Әпипә» биюен дә башкардылар.
Чараны шәһәрнең Кол Гали исемендәге милли китапханәсе мөдире Гүзәлия Гыйбадуллина һәм сәнгать хезмәткәре Мингали Мөхәммәтшин бик оста итеп алып барды. «Нардуган» ансамбле җырчылары һәм биючеләре, төбәгебезнең танылган җырчысы Илһам Хисмәтуллин башкаруындагы чыгышлар әлеге кичәгә аерым бер җылы, якты төсмер өстәде.
Гөләндәм ГАЛИЕВА.
Алмаз Фәттахов фотолары.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X