Кичә, бүген, иртәгә
Ятимнәргә ярдәм итәчәкләр
20 ноябрьдә Түбән Камада балаларга хокукый ярдәм күрсәтү буенча чара узачак.
Күпфункцияле үзәктә (Мәктәп бульвары ур., 2а) 13.00-15.00 сәгатьтә ятим һәм төрле сәбәпләр аркасында әти-әни тәрбиясеннән башка калган балаларга; әти-әни тәрбиясеннән башка калган баланы асрамага яки уллыкка алырга теләүчеләргә; инвалид балаларга һәм аларның законлы вәкилләренә юридик ярдәм күрсәтеләчәк. Аларны эчке...
20 ноябрьдә Түбән Камада балаларга хокукый ярдәм күрсәтү буенча чара узачак.
Күпфункцияле үзәктә (Мәктәп бульвары ур., 2а) 13.00-15.00 сәгатьтә ятим һәм төрле сәбәпләр аркасында әти-әни тәрбиясеннән башка калган балаларга; әти-әни тәрбиясеннән башка калган баланы асрамага яки уллыкка алырга теләүчеләргә; инвалид балаларга һәм аларның законлы вәкилләренә юридик ярдәм күрсәтеләчәк. Аларны эчке эшләр органнары, суд приставлары хезмәте, социаль яклау идарәсе, опека һәм попечительлек органнары, мәгариф идарәсе вәкилләре кабул итә.
Телефоннан 41-98-24 номеры белән шалтыратып, алдан язылып куярга кирәк.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев