Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Яшь белгечләр көтәбез

Алдагы елларда, илебездә сәламәтлек саклау өлкәсендә безне зур үзгәрешләр көтә. Түбән Кама районында ел саен яңа ФАПлар салына яки яңартыла, шәһәрдә поликлиникаларга капиталь ремонт ясала. Инде менә яңа программаны тормышка ашырырга ниятлиләр, шәһәрдә стационарлар төзекләндереләчәк.

Әмма сәламәтлек саклау өлкәсендәге мәсьәләләрнең иң зурысы – яңа кадрлар җәлеп итү. Россия Президенты Җыелышка мөрәҗәгатендә үз тәкъдимнәрен кертте. Дәвалау эше һәм педиатрия белгечлекләре буенча бюджетлы урыннар 70 һәм 75 процент тәшкил итәчәк. Ординатураны эшкә алачак җитәкче ярдәме белән узу мөмкинлеге тудырылса, ничек әйбәт булыр иде! Квоталар яшь белгечләрне эшкә алырга теләүче Россия төбәкләре гаризалары нигезендә тупланачак.
Ә шәһәребезгә кагылышлы мәсьәләргә килгәндә, 2019 елда Түбән Камага 40 табиб килгән, шуларның 23е – яшь белгечләр. Хәзерге вакытта Казан һәм Ижау медицина институтларында 66 түбәнкамалы белем ала, ординатурада 18 тар белгеч укый. Соңгылары калабызга кайтыр дип көтелә.

Фото e-nkama.ru cайтыннан алынды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев