Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Ярый әле сез бар дөньяда

Язлар җитсә, гөрли гөрләвекләр, Бар табигать җырлап уяна... Күңелләрдән кышны куар өчен Ярый әле сез бар дөньяда. Шатлык килгән чакта сез янәшә, Юатасыз күңел тулганда. Дөньям матур, хыялларым якты, Гүзәл затлар янда булганда. Сезнең кулда безнең язмышыбыз, Сезнең кулда безнең киләчәк. Сезне котлап бүген ай елмаер, Сезне котлап кояш көләчәк....

Язлар җитсә,
гөрли гөрләвекләр,
Бар табигать җырлап уяна...
Күңелләрдән
кышны куар өчен
Ярый әле сез бар дөньяда.
 
Шатлык килгән чакта
сез янәшә,
Юатасыз күңел тулганда.
Дөньям матур,
хыялларым якты,
Гүзәл затлар янда булганда.
 
Сезнең кулда
безнең язмышыбыз,
Сезнең кулда безнең киләчәк.
Сезне котлап бүген
ай елмаер,
Сезне котлап кояш көләчәк.
 
Мин дә котлыйм
апа-сеңелләрне,
Әниләрне котлыйм иң элек.
Һәммәгезгә телим
бәхет-шатлык,
Илебезгә телим иминлек.
Разил ВӘЛИЕВ.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев