Ярдәмгә килергә әзерләр
Түбән Камада үзиреклеләр үзәге булдырмакчылар.
Ул Корабельная урамындагы 25 нче йортта урнашачак. Халыкара үзиреклеләр көнендә шәһәр мэры Айдар Метшин активистлар белән очрашты. Хәзерге вакытта ярдәмгә килергә әзер булган егетләр һәм кызлар саны 635гә җиткән, әмма бу – рәсми сан гына. Чынлыкта, ярдәм кирәк булганда, меңнәрчә кеше килеп җитә. Алар арасында төрле яшьтәгеләр, төрле һөнәр ияләре, студентлар, мәктәп укучылары, хәтта пенсионерлар бар. Очрашуда иң яхшыларына федераль һәм муниципаль бүләкләр тапшырылды.
Фото: https://vk.com/club127542889
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев