Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Ярдәм йөзеннән

Сухрау авылының биш һәм аннан күбрәк савым сыеры булган шәхси хуҗалыкларына 37 яңа сыер саву аппараты тапшырылды.

«Волга-агрегат» аппаратларының һәрберсе 21 мең сум акча тора. Алар муниципаль программа кысаларында сатып алынган. Әле җиһазлар функциональ яктан бик тә уңайлы. Моннан кала, аларга бер ел дәвамында гарантия бирелә. «Район Советы депутатлары авыл хуҗалыклары үсеше мәсьәләләрен тикшерде. Шуның нәтиҗәсендә без сыер саву аппаратлары сатып алу турында карар кабул иттек. Моңа кадәр фермер хуҗалыкларына ярдәм күрсәтелде. Алга таба да ярдәм итәрлек акча таба алачакбыз, дип өметләнәбез», – диде Түбән Кама муниципаль районы башлыгы урынбасары Эльвира Долотказина.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев