Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Янгын сагы хәбәр итә

Бәйрәм узгач

Яшьләр көнендә Нефтехимиклар паркында узган бәйрәмнән соң, төнге сәгать икеләр тирәсендә сәүдә урыны янган.  
Агачтан кечкенә йорт итеп ясалган кибет тиз арада янып беткән. Хуҗасының төнгелеккә биредә аккумулятор калдырганлыгы билгеле. Фаразларның берсе буенча, ут электр үткәргече төзексезлеге аркасында чыгарга мөмкин. Хәзер тикшерүчеләр видеокүзәтү камералары язмаларын тикшерә.

Үзенеке дә, күршенеке дә янган

«Дмитриевка» бакча массивындагы, төгәлрәге, «Медик» бакчачылык ширкәтендәге йортка ут капкан. Коткаручыларны аның хуҗасы чакырткан. 
Ике янгын сүндерү расчеты килеп җиткәндә ялкынның башка бакчаларга күчү куркынычы туган. Коткаручылар утны ярты сәгать эчендә сүндергәннәр, аннары берничә сәгать дәвамында су сибеп торганнар. 
– Барысы да гадәттәгечә иде. Ашарга әзерләдем, телевизордан яңалыклар карадым, бакчада казындым... Икенче катта төтенне күргәч, электрны сүндердем. Аннары менеп, тәрәзәне ачып җибәргәч, бүлмәгә ут капты, көчкә качып өлгердем. Ялкынны сулы чиләк белән дә сүндереп карадым, әмма файдасыз иде, – дип борчылып сөйли йорт хуҗасы  Анатолий Красильников. 
Борчылырлык та! Йорты, мунчасы, веранда тулысынча янган, өстәвенә, күршеләрнең йорты да зыян күргән. Хәзерге вакытта тикшерүчеләр янгын чыгу сәбәбен ачыклау өстендә эшли.

Зур зыян килгән

Чишмәле урамындагы хәмер кибете янган.
Бердәм диспетчерлык хезмәтенә хәбәр төнге сәгать 2 дә барып җиткән. Янгын урынына өч расчет җибәрелгән. Кибет складында чыккан ут түбәгә һәм мебель җиһазларына зыян китергән. Ут төнлә чыкканга, бәхеткә, анда кеше булмаган. Урында тикшерүчеләр эшли, ә кибет җитәкчеләре китерелгән зыянны саный. 
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев