Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Ялган мәгълүмат тараталар

«Әгәр эшләүче пенсионер агымдагы ел ахырына кадәр эштән китмәсә, аның пенсиясенә узган индексацияләр исәпкә алынмаячак, дигән хәбәр ишеттем. Бу сүзләр чынмы? Шул хакта аңлатып язсагыз иде. Саҗидә Маликова, эшләүче пенсионер»

Әлеге сорауга Түбән Кама шәһәре һәм районы Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Лариса СЕМЕНОВА түбәндәгечә җавап бирде.
Чыннан да, шундый ялган мәгълүмат таралу очраклары бар. Бу уңайдан, Татарстан Республикасының Түбән Кама шәһәре һәм районы Пенсия фонды идарәсе ялган мәгълүмат таратучыларның әлеге хәйләсенә эләкмәскә, уяу булырга чакыра!
Гамәлдәге закон нигезендә, хезмәт эшчәнлеген туктаткан пенсионерга, эш вакытындагы барлык индексацияләрне исәпкә алып пенсия бирелә башлый.
Исегезгә төшерәбез, хезмәт эшчәнлеген туктаткан пенсия алучыга, пенсиясен индексацияләүне яңарту һәм аны түләү тулысынча эштән азат ителгән көннән соң өч ай узгач (дүртенчегә) башлана. Көтү вакытында (өч ай) пенсионерга бер тапкыр гына компенсация түләнә .
Шикле барлык очракларда да Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлеге татарстанлыларга (843) 27-9-27-27 «кайнар линия»сенә мөрәҗәгать итәргә киңәш итә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X