Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Ялган хәбәр өчен - 5 ел

Террор актлары куркынычы арту уңаеннан, хокук саклау органнары халыкны уяу булырга чакыра һәм җәмәгать урыннарында калдырылган шикле әйберләр хакында хәбәр итәргә куша. Әгәр дә яраса, милли һәм дини билгеләр буенча нәфрәт уятучы, законсыз кораллы берләшмәләр төзүне пропагандалаучы, экстремистик эшчәнлек алып баручы затлар турында ни дә булса беләсез икән, Татарстан Дәүләт...

Террор актлары куркынычы арту уңаеннан, хокук саклау органнары халыкны уяу булырга чакыра һәм җәмәгать урыннарында калдырылган шикле әйберләр хакында хәбәр итәргә куша.
Әгәр дә яраса, милли һәм дини билгеләр буенча нәфрәт уятучы, законсыз кораллы берләшмәләр төзүне пропагандалаучы, экстремистик эшчәнлек алып баручы затлар турында ни дә булса беләсез икән, Татарстан Дәүләт һәм
муниципаль хезмәтләр порталының «Экстремизм» категориясендәге «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасы хезмәтеннән файдалана аласыз.
Кызганыч, җәмгыятебезгә «телефон террорчылыгы» көннән-көн ныграк үтеп керә. Гаммәви мәгълүмат чаралары аша без әледән-әле тимер юл вокзалында, мәктәптә, институтта, күпфатирлы йортта һәм хәтта полиция бүлегендә
теге яки бу «игелек иясе» тарафыннан шартлаткыч матдә куелуы хакындагы хәбәрне тикшерү өчен кешеләрне эвакуацияләргә, махсус көчләр һәм чараларның тулы бер комплексын җәлеп итәргә туры килүен ишетеп торабыз.
Нәтиҗәдә, йөзләгән, меңләгән кешенең гадәти тормыш ритмы бозыла, алар зур эмоциональ киеренкелек кичерә. Шунысын да искәртик: Россия Федерациясе Җинаять кодексының 207 маддәсе нигезендә, кеше үлеменә, милеккә сизелерлек зыян китерүче шартлату, ут төртергә җыенулары турында ялган хәбәр таратучылар 200 мең сумга кадәр яки хөкем ителүченең хезмәт хакы яисә 18 айга кадәрге чордагы башка кереме күләмендә штрафка тартыла, йә булмаса 480 сәгатькә мәҗбүри эшләргә, яки 1 елдан алып 2 елга кадәр төзәтү эшләренә, яисә 3 елга кадәр мәҗбүри эшләргә җибәрелә, яки 3 елга кадәр иреге чикләнә, йә булмаса 3 айдан 6 айга кадәр кулга алына, яки 3 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителә. Зур зыян китергән яки ахыры аяныч тәмамланган башка гамәлләр өчен җинаятьчеләр 1 миллион сумга кадәр яки хөкем ителүченең хезмәт хакы яисә 18 айдан 3 елга кадәрге чордагы башка кереме күләмендә штрафка тартыла, йә булмаса 5 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителә. 14 яшьтән 18 яшькә кадәрге балигъ булмаганнар җинаять кылган очракта, милеккә зыян китергән өчен җаваплылык балигъ булмаган затның үзенә, әгәр ул зыянны тулысынча капларлык хәлдә булмаса, аның әти-әниләренә яки опекуннарга йөкләнә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев