Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

«Ял үзәге» итмәкчеләр

Шәһәребез чагыштырмача яшь булса да, башланып ташланган төзелешләр шактый.

Әнә, Яшьлек урамындагы «сакаллы» төзелешләрнең берсе (фотода) инде 40 еллап ташландык хәлдә. Хәер, хуҗасы бардыр бәлки, тик төзелешне тәмамлар өчен акчасы гына юк.
Әле бу атнада Кол Гали исемендәге китапханәдән кайтканда шул тәмамланмаган объект яныннан уздым. Ялтыравык пыялалы тәрәзәләре ватылып беткән. Эчендә энергиясен, көчен кая куярга белмәгән яшүсмерләр дә күренде. Алары ничек кергәндер, югыйсә, ишекләре бикле кебек.
Исемдә, моннан берничә еллар элек, бу урында «Түбән Кама Мәдәният үзәге» булачак дип игълан ителгән иде. Хәтерем ялгышмаса, шактый гына кызып эшли дә башладылар бугай. Шул чорларның нәтиҗәсе булып, теге ватылган пыялалар гына торып калды. Эш ничек кызу башланса, шундый ук кызулык белән туктап та калды.
Менә бу бина хакында тагын бер яңалык: Удмуртиянең Ижау шәһәреннән инвесторлар килеп, «Сәламәтлек һәм ял үзәге» төземәкчеләр икән монда. Удмуртиянең үзендә мондый үзәкләр ачканнар һәм халык егылып йөри икән.
Шушы имеш-мимешләрнең хаклыгын белергә теләп, Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең инвестицияләр, кече һәм урта эшмәкәрлек үсеше, АСИҮТ мәсьәләләре буенча урынбасары Радмир Беляев белән элемтәгә чыктык. Әйе, безнең шәһәрдә дә гаилә белән ял итәр өчен заманча «Сәламәтлек һәм ял үзәге» төзеләчәк! Халык теленә кергән «мунча» гына булмаячак.
Дөрес, халыкка 20 төрле мунча (төрек хамамы, фин саунасы һәм башкалар), берничә бассейн (аларда хәтта диңгез суы да булачак икән) хезмәт күрсәтәчәк. Болардан тыш, аквапарктагы кебек сулы аттракционнар да булачак дип, вәгъдә итә инвесторлар. Сәламәтлекне ныгыту өчен төрле массаж, релакс бүлмәләре дә каралган. Дөресен әйткәндә, шәһәрдәшләребезнең күпмесе генә чит илгә, яки Кырымга диңгез буена ял итәргә бара ала. Я акча җитми, акчасы җитсә дә сәламәтлек буенча рөхсәт ителмәскә мөмкин. Ә монда – рәхим ит! Бәяләре кыйммәт түгел, һәр түбәнкамалы кесәсенә яраклаштырылган булачак. Дөрес булса, шул ук Ижау шәһәрендә мондый «Сәламәтлек үзәге»нә йөрүчеләр саны, Калашников музеена керүчеләргә караганда да күбрәк икән. Ышанам, әле Үзәк ачылачак дигән имеш-мимешләр генә йөри башлады, ә инде интернеттагы фикер алышуларга күз салсак, шәһәрдәшләребез бу яңалык өчен бик шат.
Әлегә бөтен серләрне дә язып бетермибез Радмир Илдар улы әйтүенчә, быел язын инде төзелеш эшләре башланачак һәм ел ахырында төзелешнең беренче чираты сафка басып, халыкны кабул итәчәк. Аннан әкренләп Үзәк тулысынча сафка басар һәм түбәнкамалыларның гына түгел, күрше шәһәрләрдән килүчеләрнең дә иң яраткан ял итү урыннарының берсенә әйләнер.
Илһамия ГАФФАРОВА.
Л. Заһретдинова фотосы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев