Ял көннәре ничек була?
Киләсе атнада безне бәйрәм - Ватан сакчылары көне көтә. 23 февраль быел пәнҗешәмбе көнгә туры килсә дә, ял һәм эш көннәрен күчереп, ялларны берләштерү каралмаган. Димәк, 23 февральдә бәйрәм итәбез, аннан соң бер көн - җомгада эшлибез дә, тагын ике көн ял итәбез, булып чыга. Сүз уңаеннан, 8 Март, ягъни...
Киләсе атнада безне бәйрәм - Ватан сакчылары көне көтә. 23 февраль быел пәнҗешәмбе көнгә туры килсә дә, ял һәм эш көннәрен күчереп, ялларны берләштерү каралмаган.
Димәк, 23 февральдә бәйрәм итәбез, аннан соң бер көн - җомгада эшлибез дә, тагын ике көн ял итәбез, булып чыга. Сүз уңаеннан, 8 Март, ягъни Халыкара хатын-кызлар көне быел, шулай ук, пәнҗешәмбегә туры килә, әмма анысында ялларны берләштерәләр: 8, 9 һәм 10 мартта ял итәбез дә, якшәмбе көнне - 11 мартта эшкә чыгачакбыз. Шулай, безнең илдә ир-атка рәт юк инде ул, закон хатын-кызны гына яклый... Монысы аз гына шаяру булды, ә инде җитди әйтсәк, алдагы бәйрәмнәрнең икесен дә әйбәт кенә үткәрүегезне телибез.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев