Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Яктылык кайтаргыч фаҗигадән саклый

Түбән Кама районы территориясендә ел башыннан балалар һәм яшүсмерләр катнашында 9 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларның 8ендә җәяүлене машина бәрдергән.

Ел башланып, әле ике ай гына узса да, менә шундый аяныч саннар. Ә алар артында – кеше гомере, балалар сәламәтлеге. Фаҗигаләрне киметү өчен тагын нәрсәләр эшләргә була? Юл хәрәкәте иминлеге инспекторларын һәм ата-аналарны әнә шундый сорау борчый.
ЮХИДИ хезмәткәрләре белдерүенчә, киемнәрдә яктылык кайтаргычлар  куллану, җәяүлене машина бәрдерү куркынычын һәм балалар катнашындагы юл һәлакәтләрен 8 мәртәбә киметә. Бу уңайдан, узып баручы кышның соңгы атнасында киемнәрдә яктылык кайтаручы элементлар файдалануны пропагандалау буенча акция узды. 
Тәүлекнең караңгы вакытында баланы юл һәлакәтләреннән саклауда яктылык кайтаргычларның никадәр әһәмиятле икәнен әлегә ата-аналар аңлап бетерми. Гадәти тормышта баланың киеменә ябыштырылган яки балалар велосипедына беркетелгән яктылык кайтаргычларны сирәк күрәбез. Бу акциянең максаты – ата-аналарга балалар киемнәрендәге яктылык кайтаручы элементларның әһәмиятен аңлату, шул рәвешле юл хәрәкәте иминлеге мәсьәләләренә игътибар җәлеп итү.
Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны һәм өлкән сыйныф укучыларын кызыксындыру өчен, анда «Модалы, матур һәм куркынычсыз» дигән исем астында, яктылык кайтаручы киемнәр дә күрсәтелде. Ә кече сыйныфларда укучылар үз куллары белән фликерлар ясадылар. Кайчы, җилем, төймә һәм махсус тасма – яшь осталарга кирәк булган бар нәрсә менә шулар. Нәтиҗәдә, искиткеч яктылык кайтаргычлар килеп чыкты! Укучылар шундый ук яктылык кайтаручы элементларны ата-аналары, кече туганнары һәм энеләре-сеңелләре өчен дә ясарга сүз бирделәр.
Тиздән укучыларның язгы каникулы башлана. Шулай булгач, балаларыгызга яктылык кайтара торган киемнәрне алдан әзерләп куйсагыз яхшы булыр.
ЮХИДИнең матбугат хезмәте.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев