Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

ЯҢАЛЫКЛАР

Митинг үткәрелә

26 апрельдә XX гасырның иң куркыныч техноген һәлакәтләренең берсе булган Чернобыль АЭСында авария булуга 33 ел тула.
Түбән Кама муниципаль районында да Чернобыль һәм башка радиация объектларындагы аварияләрдән зыян күргән 202 кеше яши. 26 апрельдә 14.00 сәгатьтә Спорт урамындагы скверда, радиация һәлакәте корбаннары истәлегенә куелган һәйкәл янында, Чернобыль АЭСындагы авария нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучыларның гомумшәһәр митингы узачак. Анда шәһәр хакимияте һәм җәмәгатьчелек вәкилләре, мәктәп укучылары да килә. Шул ук көнне Кама Аланы бистәсендәге һәйкәл янында да митинг була.

Очрашу, күргәзмә...
Иртәгә, ягъни 24 апрельдә, шәһәрнең комплекслы музеенда Түбән Каманың кул эшләре остасы Тамара Куликованың шәхси күргәзмәсе ачыла.

«Курчакларның әкияти дөньясы» дигән әлеге күргәзмәдә останың 30 лап эше урын алган. Теләгән кеше кызыксындырган сорауларын авторның үзенә бирә ала. 12.00 сәгатькә музейга рәхим итегез!

25 апрельдә Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә Башкортстан язучысы, журналист Венера Мәҗитова белән «Күңел тулы хис» дип исемләнгән әдәби-музыкаль очрашу була.
«Кунакчыл Түбән Кама» проекты кысаларында узучы әлеге кичәдә язучының әдәби әсәрләре белән бергә дару үләннәре, бакча эшләре, ябыгу, дөрес туклану, өй ашлары әзерләү серләре белән дә танышырга мөмкин. Очрашу 13.00 сәгатьтә башлана. Рәхим итегез!

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев