Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Яңалыклар

Кабул итү

15 апрельдә 17.00 сәг. «Бердәм Россия» партиясенең Түбән Камадагы җирле бүлеге җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә халык сорауларына шәһәр Советы депутаты Алексей Наполов җавап бирәчәк. Адрес: Студентлар урамы, 9нчы йорт. Тулырак мәгълүматны 41-71-95 телефонына шатыратып, белеп була. 

Сорауларга җаваплар
23 апрельдә күп функцияле үзәктә кулланучылар хокукларын яклау буенча белгечләр түбәнкамалылар сорауларына җавап бирәчәк.
Шәһәрдәшләрне Мәктәп бульварындагы 2 а йортында 14.00-16.00 сәг. көтәләр, дип хәбәр итә Түбән Кама муниципаль районының матбугат хезмәте.   

Чүптән арындырырга!
Татарстанда ике айлык санитар-экология акция кысаларында, торак пунктлар тирәсен чистарту максатыннан, «Чиста төзелеш» акциясе башланды.  
Май ахырына кадәр төзелеш һәм подрядчы оешмалар төзелеш мәйданнарын чүптән арындырырга һәм тәртипкә салырга тиеш.

Уңайлы булачак 
Түбән Кама күп функцияле үзәктә өстәмә хезмәтләр күрсәтелә.   
Техник инвентаризация бюросы  белән хезмәттәшлек кысаларында тикшерү акты, техник план, межалау планы әзерләү буенча кадастр эшләре, проектлау буенча эшләр башкару –  күпфатирлы торак йортта бинаны яңадан планлаштыру яки үзгәртеп төзү проектын әзерләү, шулай ук базар бәяләве буенча хезмәт күрсәтеләчәк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X