Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Яңалыклар

25 апрельдә 16.00 сәгатьтә «Бердәм Россия» партиясенең Түбән Камадагы җирле бүлеге җәмәгатьчелекне кабул итү. «Экояз-2018» акциясе кысаларында, 60 түбәнкамалы Үзәк мәчет тирәсен чистартты. Вахитов урамындагы 2 нче йортта өч бүлмәле квартир тулысынча янган.

Кабул итү
25 апрельдә 16.00 сәгатьтә «Бердәм Россия» партиясенең Түбән Камадагы җирле бүлеге җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә ТР Дәүләт Советы депутаты Илсөя Мезикова халык сорауларына җавап бирәчәк. 
Адрес: Студентлар урамы, 9 нчы йорт. Тулырак мәгълүматны 41-71-95 номеры белән телефоннан шалтыратып белергә була.


Мәчет тирәсе дә чистарды
«Экояз-2018» акциясе кысаларында, 60 түбәнкамалы Үзәк мәчет тирәсен чистартты.
Аксакаллар, яшьләр, балалар әле эреп бетмәгән карны ыргытып, эре чүп-чарны җыйды. Шәһәркүләм өмәләрдә 2 меңнән артык кеше катнашкан, 167 техника берәмлеге кулланылган. 


Ярдәмнән калдырмыйк
Вахитов урамындагы 2 нче йортта өч бүлмәле квартир тулысынча янган.
Бу вакытта өйдә беркем булмаган. Хәзер гаилә туганнарында яши. Кием-салым, уку өчен кирәк булган әсбаплар, акчалата ярдәм күрсәтергә теләүчеләр 22 нче гимназиянең 204 нче кабинетына мөрәҗәгать итә ала. 
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X