Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Яңалыклар

Трамвай кыйммәтләнә Якынча февраль уртасыннан трамвайда билет өчен 18 сум түли башлаячакбыз. Бу, трамвайга һәр утырганда кесәсеннән чыгарып акча түләүчеләргә кагыла. Бердәм социаль айлык билет белән йөрүчеләр өчен шул элекке бәя (12 сум) кала. Ә инде республика күләмендәге бердәм электрон кошелек белән йөргәндә, трамвайга бер утыруың 16 сум булачак. Трамвайда...

Трамвай кыйммәтләнә

Якынча февраль уртасыннан трамвайда билет өчен 18 сум түли башлаячакбыз.

Бу, трамвайга һәр утырганда кесәсеннән чыгарып акча түләүчеләргә кагыла. Бердәм социаль айлык билет белән йөрүчеләр өчен шул элекке бәя (12 сум) кала. Ә инде республика күләмендәге бердәм электрон кошелек белән йөргәндә, трамвайга бер утыруың 16 сум булачак. Трамвайда айлык юл йөрү билеты - мәктәп укучыларына 600 сум (моңа кадәр 500 сум иде), халык өчен 850 (720 сум иде), оешмалар аша алганда 1100 сумга (900 иде) җитәчәк. Ике ел ярым элек трамвай билеты 15 сумга җиткерелгәннән соң узган вакыт эчендә, электр бәясе 136 процентка арткан, башка чыгымнары да кыйммәтләнеп, предприятие үзе өчен зыянга эшли башлаган.

Чиркәүгә - бушлай

Балчыклы чиркәвенә келәү итәргә барырга теләүчеләр өчен, һәр атнаның якшәмбесендә иртәнге 7.30 сәгатьтә шәһәр автовокзалыннан автобус кузгала.

Әгәр дә узган җәй Балчыклыда ачылган керәшен чиркәвенә һәр якшәмбедә йөрергә теләүчеләр күп булса, шул күрсәтелгән көндә һәм вакытта автобус йөреп торачак. Автобуста бару-кайту - бушлай. Ә инде кеше аз булса, Балчыклы чиркәвенә халыкны бушлай ташый торган ул автобусны йөртүдән туктатачаклар.

"Бәрмәнчек" килә

"Бәрмәнчек" керәшен дәүләт фольклор ансамбле Казаннан районыбызга концерт программасы белән килә.

Татарстанда һәм илебездә керәшеннәрнең бердәнбер дәүләт ансамбле булган "Бәрмәнчек"нең өр-яңа программа белән чыгыш ясавын күрергә теләсәгез, 31 гыйнварда Кама Аланы поселогындагы "Чулман-Су" үзәгендә, ә 7 февральдә Зур Афанас авылы мәдәният йортында булачак концертларына бармый калмагыз. Икесендә дә концерт кичке сәгать 6да башлана. Билет бәяләре: Кама Аланында - 200 сум, Зур Афанаста - 150 сум.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев