Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Яңалыклар

Фронтовиклар бушлай йөри Бөек Ватан сугышында катнашкан фронтовикларга 3-12 май көннәрендә шәһәрара автобус маршрутларында бушлай йөрү мөмкинлеге бирелә. Бу хакта 1нче ПАТП җитәкчелеге хәбәр итте. Тиешле документлары булган фронтовик белән бергә, аны озатып йөрүче бер кеше дә автобуска бушлай утыра ала. Белешү өчен автовокзал телефоны: 39-99-91. Халыкны кабул итәләр Татарстан...

Фронтовиклар бушлай йөри
Бөек Ватан сугышында катнашкан фронтовикларга 3-12 май көннәрендә шәһәрара автобус маршрутларында бушлай йөрү мөмкинлеге бирелә.
Бу хакта 1нче ПАТП җитәкчелеге хәбәр итте. Тиешле документлары булган фронтовик белән бергә, аны озатып йөрүче бер кеше дә автобуска бушлай утыра ала. Белешү өчен автовокзал телефоны: 39-99-91.
Халыкны кабул итәләр
Татарстан Республикасы баш федераль инспекторының Түбән Камадагы җәмәгать кабул итү бүлмәсе (Актүбә урамы, 6нчы йорт, 111нче кабинет) халыкны төрле җитәкчеләр һәм белгечләр белән очраштыра.
14 апрельдә (16.00 - 17.00) - нотариус, 15 апрельдә (10.00 - 12.00) - Татарстан хәрби комиссариатының Түбән Кама бүлеге начальнигы Ф.Миңгәрәев, 16 апрельдә (10.00 - 12.00) - юрист, шул ук 16 апрельдә (15.00 - 17.00) суд приставлары бүлеге начальнигы Р.Хәбибуллин белән очраша аласыз. Белешү өчен телефон: 36-05-62.
Ветераннар сорый ала
28 апрельдә Татарстанда Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм аларның гаиләләренә бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне үткәрелә.
Түбән Камада ул Советлар йортында (Төзүчеләр урамы, 12) була. Ветераннарны һәм аларның гаилә әгъзаларын 101нче кабинетта иртәнге сәгать 10нан башлап кабул итәчәкләр. Сезнең сорауларыгызга хакимият, җирле үзидарә, хокук саклау һәм җәмәгать оешмалары вәкилләре җавап бирәчәк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев