Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Яңалыклар

Ширәмәт авылында яңа ветпункт ачылды. Биредә эшләүче ике ветеринар - Сергей Фролов һәм Мәдинә Габидуллина Ширәмәт, Сухрау, Сосновка һәм Майская Горка авыл җирлекләренә кергән егерме авылга хезмәт күрсәтәчәк. Биредә ике зур авыл хуҗалыгы предприятиесе һәм биш фермер хуҗалыгы бар, алардагы сыерлар һәм үгезләр генә дә 15 меңләп булгач, ветеринарларга эш...

Ширәмәт авылында яңа ветпункт ачылды.
Биредә эшләүче ике ветеринар - Сергей Фролов һәм Мәдинә Габидуллина Ширәмәт, Сухрау, Сосновка һәм Майская Горка авыл җирлекләренә кергән егерме авылга хезмәт күрсәтәчәк. Биредә ике зур авыл хуҗалыгы предприятиесе һәм биш фермер хуҗалыгы бар, алардагы сыерлар һәм үгезләр генә дә 15 меңләп булгач, ветеринарларга эш күп. Элек алар революциягә кадәр төзелгән бина подвалында эшләгән булса, яңа пунктта эш шартлары бөтенләй башка.
 
Язучылар белән очрашу була
27 июльдә 15 сәгатьтә 22нче микрорайонның ишегалды мәйданчыгында (Тынычлык урамы, 17нче йорт) Татарстан язучылар берлеге әгъзалары белән очрашу була.
Бу очрашуда Факил Сафин, Рәшит Бәшәр, Сирень Якупова, Әлфия Ситдыйкова, Фәтхулла Абдуллин, Рифкать Имаев, Илдар Хәйруллин, Марс Хафизов, Хөсәен Җәгъфәр, Галимҗан Вәлиев һәм Фәрит Имамов катнашачаклар, дип хәбәр итте Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәнең бүлек мөдире Рәмзия Камбиева.
 
ЗАГСта түгел, МФЦда...
Тормышта шатлыклы, бәхетле көннәр генә түгел, кайгы-хәсрәт килгәннәре дә булмый калмый.
Якын кешеләрен югалткан түбәнкамалылар, бу кайгылы фактны рәсми рәвештә теркәү өчен, моңа кадәр ЗАГСка барган булсалар, хәзер күп функцияле үзәкнең (МФЦ) 48нче тәрәзәсенә мөрәҗәгать итәргә тиеш булалар. ЗАГСта хәзер мондый хезмәт күрсәтелми. Ә МФЦ дүшәмбедән җомгага кадәр - иртәнге 8дән 17 сәгатькә кадәр (төшке ял вакыты 12.00-13.00) шимбә көннәрендә иртәнге 8дән көндезге 12 гә кадәр эшли. Якшәмбе - ял көне.
 

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X