Иң яхшы йогурт
Түбән Кама сөт комбинаты продукциясе - республика күләмендә үткәрелгән конкурста җиңүчеләр арасында!
«Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм күрсәтелә торган хезмәтләре» конкурсына шушы көннәрдә Казанда йомгак ясалды. Комиссия рәисе, Татарстан промышленность һәм сәүдә министры Равил Зарипов әйтүенчә, конкурста 192 предприятиенең 443 төр продукция үрнәге катнашкан. «Просто молоко»...
Иң яхшы йогурт
Түбән Кама сөт комбинаты продукциясе - республика күләмендә үткәрелгән конкурста җиңүчеләр арасында!
«Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм күрсәтелә торган хезмәтләре» конкурсына шушы көннәрдә Казанда йомгак ясалды. Комиссия рәисе, Татарстан промышленность һәм сәүдә министры Равил Зарипов әйтүенчә, конкурста 192 предприятиенең 443 төр продукция үрнәге катнашкан. «Просто молоко» идарәче компаниясенең Түбән Кама сөт комбинатында җитештерелгән 2,5 процент майлылыктагы йогуртлар («черника», «инжир-курага-чернослив», «мюсли-злаки») «Азык-төлек товарлары» номинациясендә җиңүчеләр дип табылган.
Урып-җыю башланды
Районыбыз кырларында бөртеклеләрне урып-җыюга керештеләр.
Бу эшкә беренчеләрдән булып, «Прикамский» hәм «Земляки» хуҗалыклары тотынды. Алар уҗым культураларының өлгергән участокларын сайлап суктыралар.
Терлекчелек хәлләре
77,1 тонна сөт! Район авыл хуҗалыгы предприятиеләре көн саен шуның кадәр сөт җитештерә. Һәр сыердан уртача көнлек савым 14,3 литр, дигән сүз.
Терлекләрне тук кышлату өчен, азык хәзерләү дәвам итә. Хәзерге вакытта 17 850 тонна печән җыелган hәм 29 100 тонна сенаж салынган, бу исә бер шартлы терлеккә уртача 13,6 центнер азык берәмлеге тәшкил итә.
Белүчеләр юкмы?
25 июльдә Красный Ключ урманында скелетка гына калган ир-ат гәүдәсе табылган.
Скелетта - «Данко» язулы трусик, янәшәсендә панама, аклы-зәңгәрле күлмәк, кара кроссовка булган. Түбән Кама полициясе, аның кем икәнен ачыклау максатыннан, халыкның ярдәменә өметләнә. Шалтырату өчен телефоннар: 8-917-278-72-68; 8(8555)49-26-36. 8(8555)49-25-02; 8(8555) 49-25-03.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Нет комментариев