Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Яңалыклар

Вакытлыча - кайнар сусыз Җылылык челтәре торбаларына ремонт үткәрелүгә бәйле рәвештә, бу көннәрдә шәһәребезнең әле бер, әле икенче өлешендә кайнар су бирүне вакытлыча туктатып торалар. 17 август иртәсеннән (8.00) 21 август киченә (17.00) кадәр, түбәндәге йортларда яшәүчеләргә кайнар сусыз түзеп торырга туры киләчәк: Бакый Урманче урамы, 3, 9, 11, 19,...

Вакытлыча - кайнар сусыз
Җылылык челтәре торбаларына ремонт үткәрелүгә бәйле рәвештә, бу көннәрдә шәһәребезнең әле бер, әле икенче өлешендә кайнар су бирүне вакытлыча туктатып торалар.
17 август иртәсеннән (8.00) 21 август киченә (17.00) кадәр, түбәндәге йортларда яшәүчеләргә кайнар сусыз түзеп торырга туры киләчәк: Бакый Урманче урамы, 3, 9, 11, 19, 21, 23, 25; Төзүчеләр урамы, 36, 38, 40, 42, 44, 46; Химиклар урамы, 53, 57. Шулай ук, 82нче һәм 83нче балалар бакчаларында , 2нче гимназиядә һәм үзәк мәчеттә дә кайнар су булмаячак.
«Автоледи» конкурсы була
22 августта сәгать 10да Түбән Камадагы Җиңү монументы янәшәсендәге мәйданда «Автоледи - 2015» конкурсы була.
«Гүзәл затлар» берничә этапта көч сынашчак: үз машиналарының үзенчәлекле бизәлеше, юл хәрәкәте кагыйдәләрен камил белү, махсус көйләнгән мәйданчыкта автомобильне фигуралы йөртү. Жюри арадан өч җиңүчене билгеләячәк, һәр номинациядә иң яхшысы да ачыкланачак. Конкурста катнашучыларның барысы да дипломга һәм призга ия булачак. «В» категория-
ле «права»сы булган хатын-кызларны «Автоледи - 2015» конкурсында катнашырга чакыралар. ГАИга заявка бирү өчен телефоннар: 42-08-62, 39-16-50.
Балаларга зур бүләк
Гагарин урамындагы 8нче йорт ишегалдында балалар өчен яңа уен мәйданчыгы төзелде.
Аны ачу тантанасына җыелган халык алдында «Илһам» ансамбле чыгыш ясады, «Олимпия» ишегалды клубы хезмәткәрләре балалар өчен уеннар оештырдылар.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев