Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Яңалыклар

Түбән Кама турында Бу шимбәдә, ягъни 22 августта «Россия 1» телеканалы Түбән Кама турында тапшыру күрсәтәчәк. Иртәнге 10 сәгать 5 минутта башланачак бу тапшыру - танылган Мәскәү тележурналисты Сергей Брилев әзерләгән «Рөстәм Миңнеханов белән биш кич» телепроектының чираттагы сериясе. Анда Татарстан лидеры «ТАНЕКО» комплексында интервью бирә. Рөстәм Миңнехановка сораулар бирүдә,...

Түбән Кама турында
Бу шимбәдә, ягъни 22 августта «Россия 1» телеканалы Түбән Кама турында тапшыру күрсәтәчәк.
Иртәнге 10 сәгать 5 минутта башланачак бу тапшыру - танылган Мәскәү тележурналисты Сергей Брилев әзерләгән «Рөстәм Миңнеханов белән биш кич» телепроектының чираттагы сериясе. Анда Татарстан лидеры «ТАНЕКО» комплексында интервью бирә. Рөстәм Миңнехановка сораулар бирүдә, Сергей Брилев белән беррәттән, НТР хезмәткәре Наталья Реджеп-Алиева да катнаша.
«Кайнар линия» эшли
Татарстан Президентын һәм җирле советларга депутатлар сайлау кампаниясе барышында Түбән Кама эчке эшләр идарәсендә, 8(8555)49-25-01 номеры белән, «кайнар линия» эшли.
Әгәр дә сайлауга хәзерлек чорында һәм сайлау көне булган 13 сентябрьдә сайлауга кагылышлы законнарны бозу очрагына тап булсагыз, шул номерга телефоннан тәүлек дәвамында шалтыратып хәбәр итә аласыз.
Ике көн - кайнар сусыз
Җылылык челтәре торбаларына ремонт үткәрелүгә бәйле рәвештә, шәһәребезнең әле бер, әле икенче өлешендә кайнар су бирүне вакытлыча туктатып торалар.
24 август иртәсеннән (8.00) 25 август киченә (17.00) кадәр, түбәндәге йортларда яшәүчеләргә кайнар сусыз түзеп торырга туры киләчәк: Яшьлек урамы, 33, 35, 37; Корабельная урамы, 3, 5, 7; Вокзальная урамы, 18, 28, 30, 32, 34, 36, 38; Химиклар урамы, 2, 4, 6, 6а, 8, 8а, 12, 12а, 12б, 14, 14а, 14б, 14в, 16, 16б, 16г. Шулай ук, 39нчы, 40нчы, 47нче балалар бакчаларында, 19нчы мәктәптә һәм агропромышленность колледжында да кайнар су булмаячак.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев