Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Яңалыклар

Метшинга керәм, дисәң... Түбәнкамалыларның муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры Айдар Метшин белән очрашып, үз сорауларын бирү мөмкинлеге бар. Моның өчен аның Студентлар урамындагы 9нчы йортта урнашкан җәмәгать кабул итү бүлмәсенә барып яки 39-17-17 телефонына шалтыратып, алдан язылып куярга кирәк. Сүз уңаеннан, узган ел башлыкның җәмәгать кабул итү бүлмәсенә 443 кеше...

Метшинга керәм, дисәң...
Түбәнкамалыларның муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры Айдар Метшин белән очрашып, үз сорауларын бирү мөмкинлеге бар.
Моның өчен аның Студентлар урамындагы 9нчы йортта урнашкан җәмәгать кабул итү бүлмәсенә барып яки 39-17-17 телефонына шалтыратып, алдан язылып куярга кирәк. Сүз уңаеннан, узган ел башлыкның җәмәгать кабул итү бүлмәсенә 443 кеше мөрәҗәгать иткән, Айдар Метшин ул сорауларның барысын да хәл итүне тиешле җитәкчеләргә йөкләгән.
Машиналар күбәя...
Түбән Камадагы автотранспорт саны 100 меңгә якынлашып килә.
Шушы елның беренче яртысында гына да бездәге машиналар саны 411гә арткан. Хәзерге вакытта Түбән Кама муниципаль районында барлыгы 94518 автотранспорт чарасы исәпләнә икән. Бу хакта Түбән Кама эчке эшләр идарәсенең ГИБДД (юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе) бүлеге начальнигы Александр Крайнов хәбәр итте.
«Кояшлы алан»га!
6 августта кичке сәгать алтыда «Кояшлы алан» паркында Физкультурачылар көненә багышланган бәйрәм була.
Биредә физкультура һәм спорт өлкәсендә эшләүче алдынгыларны, быел юбилейларын билгеләп үтә торган спорт ветераннарын хөрмәтләү, физкультура эшчәнлеге иң яхшы куелган уку йортларын бүләкләү була. Ахырдан кул көрәштерү, аркан тарту, волейбол, стритбол, көрәш, гаилә стартлары, шахмат ярышлары оештырыла. Теләүчеләр ГТО нормативларын тапшырып карый ала.
Халыкны кабул итәләр
Татарстан баш федераль инспекторының Түбән Камадагы җәмәгать кабул итү бүлмәсе халыкны төрле җитәкчеләр һәм белгечләр белән очраштыра.
Биредә 6 августта (15.00-17.00) «Роспотребнадзор» бүлеге һәм пенсия фонды идарәсе вәкилләре кабул итә. Адрес: Актүбә урамы, 6нчы йорт, 111нче кабинет. Алдан телефоннан (36-05-62) шалтыратып, язылып куярга кирәк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X