Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Яңалыклар

Дарумы, акчамы? Түбән Камада льготалы дарулар алырга хокукы булганнарның 70 проценты дарулар урынына акча алуны өстен күрә икән. Димәк, авырый калсалар, аларга кыйммәтле дарулар бушлай бирелмәячәк . Льготалы даруларны акча эквивалентына күчергәндә, айга 716 сум тирәсе генә булса да, нигә күпләр акчага өстенлек бирәләр соң? Кешедә акча корты җанын кимерәме?...

Дарумы, акчамы?
Түбән Камада льготалы дарулар алырга хокукы булганнарның 70 проценты дарулар урынына акча алуны өстен күрә икән. Димәк, авырый калсалар, аларга кыйммәтле дарулар бушлай бирелмәячәк .
Льготалы даруларны акча эквивалентына күчергәндә, айга 716 сум тирәсе генә булса да, нигә күпләр акчага өстенлек бирәләр соң? Кешедә акча корты җанын кимерәме? Бәлки, аларның авырулары җитди түгелдер һәм алар дәвалануга мохтаҗ түгелләрдер? Монда аптекаларга бушлай дарулар кайтмый, барыбер акча түләп алабыз дип акланучылар булыр. Ә күбрәк кеше дарулардан баш тарткан саен, дарулар белән тәэмин итү начарлана, финанс азая. Чөнки, дарулар белән, беренче чиратта, «соцпакет»тан күбрәк файдаланучы районнар тәэмин ителә икән. Сезгә уйлар өчен бары тик бер генә көн калды: әгәр льготалы дарулардан баш тарткан булсагыз, 1 октябрьдән инде бушлай дарулар ала алмаячаксыз.
Өстәп тә түлиләр
Татарстанның баш ветеринария идарәсе карары нигезендә, авыл хуҗалыгында ветеринар булып эшләүче яшьләрнең хезмәт хакына яхшы гына өстәмә түләүләр кертелде.
30 яшькә кадәрге белгечләр район ветеринария берләшмәләренә эшкә урнашса, аларның хезмәт хакына өч ел дәвамында ай саен өстәмә түләү каралган: югары белемле белгечкә - 10 мең сум, махсус урта белемлегә - 8 мең сум, махсус белеме булмаса - 5 мең сум. Моннан тыш, аларга бер мәртәбә «подъемный» түлиләр: югары белемле белгечкә -
35 мең сум, махсус урта белемлегә - 25 мең сум, махсус белеме булмаса - 15 мең сум.
Гаризаны алмасалар...
Кайчагында хокук саклау органнары хезмәткәрләренең халыктан нинди дә булса җинаять турындагы гаризаны алудан һәм теркәүдән баш тартулары турында ишетергә туры килә.
Түбән Кама прокуратурасы андый хәлгә очраган шәһәребез һәм районыбыз кешеләренең, шунда ук, үзләренә мөрәҗәгать.итүләрен сорый. Бу хакта редакциягә Түбән Кама прокуроры урынбасары, юстиция киңәшчесе А. Гатауллин хәбәр итте.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев