Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Яңалыклар

Бушлай үтә аласыз Сәламәтлек үзәге түбәнкамалыларны түләүсез медицина күзәтүе үтәргә чакыра. Монда кан тамырлары торышын, сулыш юлларын, күз үткенлеген тикшертергә, кан анализы (холестерин, глюкоза) ачыкларга, стоматологка керергә, ЭКГ һ.б. үтәргә була. Белешү өчен телефон: 47-58-26. Хезмәт хакы исәбенә Түбән Кама почтамты халыкны «Туган як»ка һ.б. газета-журналларга 2016 елның беренче яртысы...

Бушлай үтә аласыз
Сәламәтлек үзәге түбәнкамалыларны түләүсез медицина күзәтүе үтәргә чакыра.
Монда кан тамырлары торышын, сулыш юлларын, күз үткенлеген тикшертергә, кан анализы (холестерин, глюкоза) ачыкларга, стоматологка керергә, ЭКГ һ.б. үтәргә була. Белешү өчен телефон: 47-58-26.
Хезмәт хакы исәбенә
Түбән Кама почтамты халыкны «Туган як»ка һ.б. газета-журналларга 2016 елның беренче яртысы өчен үз эш урыннарында, алачак хезмәт хакы исәбенә (!) яздыртуны оештырырга җыена. Шул максаттан, Почтамт начальнигы Р.Газетдинов предприятиеләр һәм оешмалар җитәкчеләренә хат та юллаган.
Үз эшчеләренең тормыштан арта калмауларын теләгән очракта, начальниклар халык белән властьтагылар арасында элемтә күпере ролен башкара торган «Туган як»ка һ.б. газеталарга предприятие коллективын яздыртуны оештырырлар, шулай ук, оешма-предприятиеләренә дә подписка рәсмиләштерерләр. Аның өчен почта бүлегенә барып, вакыт әрәм итеп йөрисе дә юк. 30-76-33, 36-02-43 номерлары белән шалтыратып, эшләүчеләр өчен уңайлы вакытка почта хезмәткәрен предприятиегә китертәләр. Газетага яздыртуны эшченең алачак хезмәт хакы исәбенә алдан ук рәсмиләштереп кую - һәркем өчен уңайлы. Предприятиенең үзен «Туган як»ка яздырту өчен, заявка (җитәкченең имзасы һәм печать белән) тутырып, аны электрон адреска: podp_nkamsk@tatpochta.ru юлларга да мөмкин.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев