Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Яңалыклар

Депутат кабул итә Шәһәр советы депутаты Эльвира Долотказина түбәнкамалылар белән очрашып, аларның сорауларына җавап бирәчәк. Депутат белән очрашу киләсе чәршәмбедә, ягъни 30 мартта (16.00-18.00) «Единая Россия»нең җәмәгать кабул итү бүлмәсендә була. Адрес: Студентлар урамы, 9нчы йорт. Белешү өчен телефон: 41-71-95. Пенсия фонды кисәтә Еллык табышы 300 мең сумнан артык булган...

Депутат кабул итә
Шәһәр советы депутаты Эльвира Долотказина түбәнкамалылар белән очрашып, аларның сорауларына җавап бирәчәк.
Депутат белән очрашу киләсе чәршәмбедә, ягъни 30 мартта (16.00-18.00) «Единая Россия»нең җәмәгать кабул итү бүлмәсендә була. Адрес: Студентлар урамы, 9нчы йорт. Белешү өчен телефон: 41-71-95.
 
Пенсия фонды кисәтә
Еллык табышы 300 мең сумнан артык булган хосусый эшмәкәрләр үз табышының 1 процентын шушы елның 1 апреленә кадәр пенсия фондына күчерергә тиеш.
Иминият взносын түләү тәртибе белән интернет аша таныша аласыз: www.pfrf.ru/strahovatelyam/samozaniatoe/porjadok_upl_ip/. Телефоннан да белешеп була; 45-33-09, 074, 40-07-40. Бу хакта Россия пенсия фондының Түбән Кама идарәсеннән хәбәр иттеләр.
 
Субсидия алу өчен
Квартирны җылыту өчен түләүгә субсидия алу хокукын кабат рәсмиләштерү башланды.
Ялгыз яшәүче, эшлә-мәүче пенсионерлар, моның өчен, «Милосердие» үзәгенә (Кайманов урамы, 16а) яки «Веста»га (Тукай урамы, 18) мөрәҗәгать итә алалар. Кабул итү вакытлары -
эш көннәрендә иртәнге 8дән 17 сәгатькә кадәр. Шимбә һәм якшәмбе - ял көннәре.
 
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев