Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Яңалыклар

Яңа маршрут өчен «Халык маршруты» (WikiRoutes) проектында катнашып, автобус өчен яңа маршрут сайлауда яки искесен үзгәртүдә катнаша аласыз. Аның өчен, балаларыгыз яки оныкларыгыз ярдәмендә, интернетта wikiroutes.info сайтының «Народные маршруты» бүлегенә кереп, виртуаль карандаш ярдәмендә маршрут автобусы юлы картасын сызарга була. Дөрес эш иткән «Үзенә корал белән һөҗүм иткән талаучыны атып...

Яңа маршрут өчен
«Халык маршруты» (WikiRoutes) проектында катнашып, автобус өчен яңа маршрут сайлауда яки искесен үзгәртүдә катнаша аласыз.
Аның өчен, балаларыгыз яки оныкларыгыз ярдәмендә, интернетта wikiroutes.info сайтының «Народные маршруты» бүлегенә кереп, виртуаль карандаш ярдәмендә маршрут автобусы юлы картасын сызарга була.
 
Дөрес эш иткән
«Үзенә корал белән һөҗүм иткән талаучыны атып үтергән инкассатор инструкция буенча, дөрес эш иткән»,- дип белдерде республика инкассация идарәсе начальнигы Вәсим Вахитов.
Узган атнада Түбән Камада булган бу вакыйга турында «Туган як»ның моннан алдагы санында инде язган идек. Өстәп шуны әйтергә була: үз башына инкассаторны таларга маташучы - күптән түгел «утырып» кайткан 27 яшьлек бәндә. Ә аңа атарга мәҗбүр булган 23 яшьлек инкассаторга Россия инкассация берләшмәсенең (РОСИНКАС) иң югары бүләге - «Отличник инкассации» дигән күкрәк билгесе тапшырылачак.
 
Халыкны кайгырту
Кама Аланында бу елның 1 гыйварыннан җылылыкның бер гигакалориясе бәясе 5,6 процентка киметелгән, ягъни 1446 сум 18 тиеннән 1369 сум 27 тиенгә калдырылган.
Бу поселоктагы җылылык челтәренең «Индустриальный парк-Сервис» компаниясенә тапшырылуы сәбәпле мөмкин булган. 1 июльдән җылылык өчен бәя арткач та, әлеге күрсәткеч узган ел азагы белән чагыштырганда 33 сумга кимрәк булачак икән. Түбән Камадагы «эшлекле дүшәмбе»дә ясаган чыгышында Кама Аланы башлыгы Александр Павлов шулай дип әйтте.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев