Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Яңалыклар

«Туган як» бүләкләнде «Туган як» газетасы редакциясе Түбән Кама муниципаль районы ветераннар советы президиумының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Мондый бүләккә безнең газета илебез тарихын, өлкән буынның сугышчан һәм хезмәт батырлык-ларын дөрес яктыртуы, ветераннарны борчыган проблемаларны кыю күтәрүе, яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирүдә актив катнашуы өчен лаек булды. Грамотаны «Туган як»ның баш...

«Туган як» бүләкләнде
«Туган як» газетасы редакциясе Түбән Кама муниципаль районы ветераннар советы президиумының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Мондый бүләккә безнең газета илебез тарихын, өлкән буынның сугышчан һәм хезмәт батырлык-ларын дөрес яктыртуы, ветераннарны борчыган проблемаларны кыю күтәрүе, яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирүдә актив катнашуы өчен лаек булды. Грамотаны «Туган як»ның баш редакторы Виктор Шадринга ветераннар советы рәисе Григорий Китанов президиум утырышында тапшырды.
Исәпкә алу дәвам итә
Бөтенроссия авыл хуҗалыгын исәпкә алу 15 августка кадәр барачак.
Районыбызда 6347 объект (авыл хуҗалыгы предприятиеләре, фермер хуҗалыклары, шәхси ярдәмче хуҗа-лыклар, бакча участок-
лары) исәпкә алынырга тиеш булып, 26 июльгә аларның 11224есе, ягъни, планда каралганның 68,5 проценты теркәлгән инде.
Ике митинг булачак
Төрле елларда СССР һәм Россия Кораллы көчләрендә хезмәт иткән ир-егетләрнең бер-бер артлы ике бәйрәме якынлаша.
31 июльдә сәгать 10да Җиңү монументы янында Хәрби-диңгез флоты көненә багышланган митинг була. Ә Һава-десант гаскәрләре көне билгеләп үтелә торган 2 августта сәгать 11дә «канатлы гвардия» вәкилләре сугышчы-интернационалистлар һәйкәле янына җыелачак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев