Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Яңалыклар

Син дә тавыш бир 11-20 сентябрьләрдә «Халык участковые» бөтенроссия бәйгесенең регион этабында тавыш бирергә мөмкин. Бу этапта Түбән Кама данын 4 кеше яклый. Түбән Каманың рәсми сайтында (e-nkama) үзегез сайлаган участок полиция хезмәткәренә тавыш бирә аласыз. Яки аның исем-фамилиясен, ул эшләгән подразделениене күрсәткән хатны электрон почтага (nk-narush@mail.ru) юлларга була. Бәйрәмгә...

Син дә тавыш бир
11-20 сентябрьләрдә «Халык участковые» бөтенроссия бәйгесенең регион этабында тавыш бирергә мөмкин.
Бу этапта Түбән Кама данын 4 кеше яклый. Түбән Каманың рәсми сайтында (e-nkama) үзегез сайлаган участок полиция хезмәткәренә тавыш бирә аласыз. Яки аның исем-фамилиясен, ул эшләгән подразделениене күрсәткән хатны электрон почтага (nk-narush@mail.ru) юлларга була.
Бәйрәмгә зур бүләк
Корбан гаете көнне шәһәрнең «Нур» мәчетен рәсми рәвештә ачу тантанасы була.
Бүген биредә шушы истәлекле көнгә хәстәрлек эшләре бара. мәчетнең эчендә бизәү эшләре тулаем тәмамланган. Хәзер аны тышкы стенасын бизиләр, территорияне тәртипкә ките-рәләр, видеокүзәтү системасы монтажлана. Проект буенча мәчет 500 кешегә исәпләнгән. Хатын-кызларның намаз залы икенче каттагы балконда урнашкан.
Һөнәр бирәләр
Түбән Каманың халыкны эш белән тәэмин итү үзәге эшсезләр өчен аппаратчы-оператор, заправка станциясе операторы, смета эше, медиация (бәхәсне судка кадәр хәл итү) һөнәрләре буенча бушлай курслар оештыра.
Уку вакытында стипендия һәм матди ярдәм күрсәтелә. Сораулар белән 43-68-39, 42-43-47 номерларына мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Акча җитмәгәч
2016 елның икенче яртысы өчен пенсиягә индексация ясалмаячак.
Аның урынына аларга 2017 елның гыйнварында бер тапкыр 5 мең сум акча түләнәчәк. Бу хакта Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев белдерде. Индексация ясалмауны акча җитмәү сәбәпле дип аңлаталар.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев