Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Яңалыклар

Кабул итәләр Татарстан баш федераль инспекторының Түбән Камадагы җәмәгать кабул итү бүлмәсе халыкны төрле җитәкчеләр һәм белгечләр белән очраштыра. 27 октябрьдә (10.00-11.00) биредә юрист һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама буенча идарә начальнигы, полиция полковнигы Р.Ш.Хөснетдинов кабул итә. Адрес: Актүбә урамы, 6нчы йорт, 111нче бүлмә. Алдан 36-05-62 номеры белән...

Кабул итәләр
Татарстан баш федераль инспекторының Түбән Камадагы җәмәгать кабул итү бүлмәсе халыкны төрле җитәкчеләр һәм белгечләр белән очраштыра.
27 октябрьдә (10.00-11.00) биредә юрист һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама буенча идарә начальнигы, полиция полковнигы Р.Ш.Хөснетдинов кабул итә. Адрес: Актүбә урамы, 6нчы йорт, 111нче бүлмә.
Алдан 36-05-62 номеры белән телефоннан шалтыратып, язылып куярга кирәк.
Яшь әниләргә - дәресләр
«Ак калфак» республика татар хатын-кызлар җәмгыятенең Түбән Кама бүлеге тарафыннан оештырылган «Яшь әниләр мәктәбе» быелгы уку елындагы беренче дәресенә чакыра.
Яшь аналарны һәм булачак аналарны 26 октябрьдә 17.00 сәгатьтә Халыклар дуслыгы йортындагы Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге бүлмәсендә көтәләр. 8-917-230-95-65 номеры белән шалтыратып белешергә була.
Театр студиясе чакыра
Күптән түгел Түбән Камада татар театр студиясе эшли башлады. Тиздән аңа рус төркеме дә кушылачак. Әлеге яңа инициатива мәдәният идарәсе, яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе булышлыгы буенча гамәлгә ашырыла.
Яңа хәрәкәт «Урам тамашаларының яшьләр театры» дип атала. Анда заманча театр өлкәсендә көчләрен сынап карарга теләгән иҗади яктан актив яшьләр чакырыла. Яңа ел бәйрәменә урам тамашалары - театрның беренче чыгышлары булачак.
Сайлап алу 28-29 октябрьдә 17.00 сәгатьтә Нефть химиясе техникумының актлар залында, 5 ноябрьдә 17.00 сәгатьтә «Гаилә» шәһәр паркында МФЦга керү урынында булачак.
Тулырак мәгълүмат алу һәм белешү өчен телефоннар: 8-917-261-27-55, 8-917-277-78-10, 8-917-255-81-96.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев