Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

ЯҢАЛЫКЛАР

Түбән Камада яңа билгеләнү Җәмәгать оешмалары белән элемтә һәм милли мәсьәләләр бүлеген Фәрхад Сафиуллин җитәкләячәк. Бу турыда Түбән Кама җитәкчеләре киңәшмәсендә билгеле булды. Мәгълүм булганча, ул 1999 елдан эчке эшләр идарәсенәң экстремизмга каршы көрәш бүлегендә, ТР Эчке эшләр министрлыгының экстремизмга каршылык күрсәтү үзәгендә эшләгән. Ә милли мәсьәләләр бүлегенең элекке җитәкчесе...

Түбән Камада яңа билгеләнү
Җәмәгать оешмалары белән элемтә һәм милли мәсьәләләр бүлеген Фәрхад Сафиуллин җитәкләячәк. Бу турыда Түбән Кама җитәкчеләре киңәшмәсендә билгеле булды.
Мәгълүм булганча, ул 1999 елдан эчке эшләр идарәсенәң экстремизмга каршы көрәш бүлегендә, ТР Эчке эшләр министрлыгының экстремизмга каршылык күрсәтү үзәгендә эшләгән. Ә милли мәсьәләләр бүлегенең элекке җитәкчесе Альберт Дирзизов Казанга күченгән. Анда ул ТР Президенты Департаментында эшләячәк.
 
Җылытканчы торачак
Түбән Камада бәйрәм иллюминациясе һәм чыршы шәһәрчекләре 1 мартка кадәр эшләячәк.
Түбән Кама җитәкчелеге шундый карарга килде. Әмма кинәт кенә җылытса, шәһәрчекләрне күрсәткән вакыттан алда сүтәчәкләр.
 
Тавыш бирергә онытма
Татарстанда республиканың муниципаль берәмлекләре арасында иң яхшы Яңа ел бизәлешенә конкурс игълан ителде.
Һәр кеше http://msu.tatarstan.ru/rus/ngkonkurs2018.htm сылтамасы белән сайтка кереп, шәһәребез һәм районыбыз чыршы шәһәрчекләре турында үз фикерен калдыра ала. Анда бары өч сорауга җавап бирергә кирәк. Бәйге 26 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк. Нәтиҗәләр 1 февральгә кадәр билгеле булачак.
 
Яңа күргәзмә
16 гыйнварда Ә.Фәтхетдинов музеенда яңа күргәзмә ачыла.
Биредә Фирдәвес Зарипов һәм Рәшит Тимериев картиналары урын алачак. Чара 16.00 сәгатьтә башлана. Керү бушлай. Рәхим итегез.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев