Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

ЯҢАЛЫКЛАР

Яңа билгеләнү Күпфункциональ үзәкнең яңа җитәкчесе итеп, Елена Хәнәфиева билгеләнде. Елена Хәнәфиева 2012 елда икътисад, идарә итү һәм хокук институтын тәмамлагач, Росреестр идарәсенең Түбән Кама бүлегендә эшләде. 2015 елдан ул - күпфункциональ үзәкнең баш белгече. Елена Анатольевна үзәкне республика бәйгесендә яклап, «Иң яхшы белгеч» исеменә лаек булды. Үзгәрешләр Түбән Кама...

Яңа билгеләнү
Күпфункциональ үзәкнең яңа җитәкчесе итеп, Елена Хәнәфиева билгеләнде.
Елена Хәнәфиева 2012 елда икътисад, идарә итү һәм хокук институтын тәмамлагач, Росреестр идарәсенең Түбән Кама бүлегендә эшләде. 2015 елдан ул - күпфункциональ үзәкнең баш белгече. Елена Анатольевна үзәкне республика бәйгесендә яклап, «Иң яхшы белгеч» исеменә лаек булды.
 
Үзгәрешләр
Түбән Кама ЮХИДИ дежур бүлегенең телефон номеры үзгәргән.
Юл-транспорт һәлакәте турында хәбәр итү яки нинди дә булса мәгълүмат алу өчен 8(8555) 49-24-90 номеры аша шалтырату сорала. Дежур бүлекнең адресы да үзгәргән. Ул - Яшьлек урамындагы 27нче йортта урнашкан эчке эшләр идарәсендә.
 
Төркиягә барам дисәң...
Түбән Камадан Төркиянең Даламан шәһәренә һава маршруты ачылачак.
Әлеге карар Бигеш, Даламан аэропортлары һәм «ANEX Tour» туристлык операторы белән килешүгә имза куйгач кабул ителде. Даламанга беренче самолет - 26 майда, соңгысы 8 сентябрьдә очачак. Элек әлеге шәһәргә Мәскәү һәм Истанбул шәһәрләре аша гына бару мөмкин иде. Төркиягә рейс ун көнгә бер мәртәбә кичке сәгать 11дә генә булачак. «Боинг»ка 190 кеше сыя. Билетлар сатыла башлаган.
 
Сайладылар
47нче микрорайонда төзелеп килүче мәктәпнең директоры билгеле булды.
Гаризалары кабул ителгән алты кеше арасында - белем бирү учреждениеләре директорлары һәм укытучылар. Конкурста катнашучы һәр кандидат «Артта калучыларсыз мәктәп» концепциясе белән таныштырды. Нәтиҗәләр буенча, 36нчы мәктәпнең яңа директоры итеп, Александра Офицерова сайланды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев