Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Яңалыклар

Сорауларыгыз булса 20 февральдә Түбән Кама полиция хезмәткәрләре түләүсез юридик ярдәм көне уздыра. Мөрәҗәгать итүчеләрне эчке эшләр идарәсе хокук төркеменең өлкән юрисконсульты Елена Госманова кабул итә. Юридик ярдәм чарасы Яшьлек урамындагы 27нче йортның (эчке эшләр идарәсе бинасы) беренче катында, 101нче бүлмәдә 15.00-17.00 сәгатьтә була. Моның өчен 14 февральдә 11.00-12.00 сәгатьтә,...

Сорауларыгыз булса
20 февральдә Түбән Кама полиция хезмәткәрләре түләүсез юридик ярдәм көне уздыра. Мөрәҗәгать итүчеләрне эчке эшләр идарәсе хокук төркеменең өлкән юрисконсульты Елена Госманова кабул итә.
Юридик ярдәм чарасы Яшьлек урамындагы 27нче йортның (эчке эшләр идарәсе бинасы) беренче катында, 101нче бүлмәдә 15.00-17.00 сәгатьтә була. Моның өчен 14 февральдә 11.00-12.00 сәгатьтә, 49-24-67 номеры белән телефоннан шалтыратып, алдан язылып куярга кирәк. Белгечнең вакыты тар булу сәбәпле, 10 кешене генә яза алалар.
Башкала кунагы
Түбән Камага Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин килеп китте.
Кунак «Ихлас» рухи-тернәкләндерү һәм «Ихсан» үзәкләрендә булды, түбәнкамалылар белән өйлә намазын укыды. Аннары Түбән Кама районы имамнары белән очрашты, сорауларга җавап бирде. Башкала кунагы килүенең максаты - күптән түгел Түбән Кама имам-мөхтәсибе вазифасын башкара башлаган Салих хәзрәт Ибраһимовка ярдәм итү.
Акциядә катнаша аласыз
14 февральдә Халыкара китап бүләк итү көне уздырыла.
Г.Тукай исемендәге үзәк китапханә «Китапханәгә яңа китап бүләк ит!» акциясе үткәрә. Китапханә фондын китап белән баетырга теләүчеләрне Г.Тукай урамындагы 31нче йортта 10.00-19.00 сәгатьтә көтеп калалар.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев