Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Яңа елда бәйрәмнәр күп

Яңа ел каникуллары 2018 елның 30 декабрендә – якшәмбе көнне үк башланачак. 5 көн эшләүчеләр өчен эш атнасы 6 көн дәвам итәчәк. 31 декабрьнең эш көнен 29 декабрьгә күчерәләр.

Хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, Русия Федерациясе Хезмәт кодексының 112 маддәсенә ярашлы, 1, 2, 3, 4, 5, 6 һәм 8 гыйнвар – Яңа ел каникуллары, 7 гыйнвар – Раштуа бәйрәме – ял һәм бәйрәм көннәре дип игълан ителгән. 2019 елда 5 һәм 6 гыйнвар көннәре шимбә һәм якшәмбегә туры килә. РФ Хөкүмәтенең «2019 елда ял көннәрен күчерү хакында»гы карарына ярашлы ял көннәре 5 гыйнварның шимбәсеннән  – 2 майның пәнҗешәмбесенә, 6 гыйнварның якшәмбесеннән 3 май җомгасына күчерелә. Шулай итеп, атнасына 5 көн эшләүчеләр 2018 елда 30, 31 декабрьдә, Яңа елда 1, 2, 3, 4, 5, 6, 7, 8 гыйнвар көннәрендә ял итәчәк. 31 декабрь көнне эш вакыты 1 сәгатькә кыскара.  
Болардан тыш, 2019 елда безне түбәндәге ял итә торган бәйрәмнәр көтә: 23 февраль – Ватан сакчылары көне; 8 март – Халыкара хатын-кызлар көне; 1май – Яз һәм хезмәт бәйрәме; 9 май – Җиңү көне; 4 июнь – Ураза гаете;  12 июнь – Россия көне; 12 август – Корбан гаете; 30 август – Татарстан Республикасы көне; 4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне; 6 ноябрь – Татарстан Конституциясе көне.                                      

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев