Яңа бәяләр белән
Хөрмәтле газета укучыларыбыз!
2019 елның икенче яртысы өчен газета-журналларга язылу кампаниясе башлана. 1 апрельдән өй адресыгызга китерү өчен «Туган як»ка язылу бәясе: тулы комплектка (сишәмбе һәм җомга саннарына) – 726 сум, җомга саннарына – 588 сум. Газетага шәһәрдәге һәм райондагы барлык элемтә бүлекләрендә яки редакциянең үзенә килеп (Химиклар урамы, 64 а) язылырга мөмкин.
Альтернатив язылу бәясе (бары тик редакциянең үзенә килеп кенә язылырга): газетаны редакциянең үзеннән килеп алучыларга – 350 сум, үзегезгә якын башка урыннардан (шәһәр үзәк мәчетеннән, Гагарин урамындагы «Нур» мәчетеннән, «Шинник» спорт комплексыннан, Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдән) килеп алучыларга – 400 сум тәшкил итә.
Язылу кампаниясе башлану уңаеннан, беренче ике көндә (1, 2 апрель) редакциянең үзенә килеп «Туган як»ка язылучыларга бүләкләр дә әзерләдек. Теләгән кешеләргә татарча китаплар, «Казан утлары» һәм «Мәйдан» журналлары сайлап алу мөмкинлеге дә бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев