Владивосток безне көтә
30 июньдә Владивосток шәһәрендә федераль Сабантуй узачак. Рәсми статистика буенча, Приморье краенда 14,5 мең татар һәм 2,5 мең башкорт яши. Түбән Кама Сабантуеның республикабызда гына түгел, илдә иң яхшысы булуын килгән кунаклар елның-елында раслый. Шуңа күрә, ил күләмендәге иң зур Сабантуй үткәрүне дә Татарстан Президенты, инде менә ничәнче ел, безнең...
30 июньдә Владивосток шәһәрендә федераль Сабантуй узачак. Рәсми статистика буенча, Приморье краенда 14,5 мең татар һәм 2,5 мең башкорт яши.
Түбән Кама Сабантуеның республикабызда гына түгел, илдә иң яхшысы булуын килгән кунаклар елның-елында раслый. Шуңа күрә, ил күләмендәге иң зур Сабантуй үткәрүне дә Татарстан Президенты, инде менә ничәнче ел, безнең шәһәргә ышанып тапшыра. Владивостокка самолет белән очарга әзерләнүче Түбән Кама делегациясендә «Туган як» редакциясе вәкилләре дә бар. Федераль Сабантуйдан репортажны газетаның июль башында чыгачак саннарының берсендә укый алырсыз.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев