Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Велосипедта дөнья гизәләр

Италияле Андреа Праделла һәм Елена Тасси Түбән Камага велосипедта 72 көндә килгәннәр. Алар Модена шәһәреннән 7 майда чыгып киткән. Бүгенге көнгә кадәр Польша, Литва илләре, Мәскәү, Владимир, Нижний Новгород һәм Казан шәһәрләре аша узганнар.

Татарстанда сәяхәтчеләр самавырдан чәй эчеп, тәмле бәлешләрдән авыз иткәннәр. Түбән Камада алар Рәис Шәехов гаиләсендә тукталганнар. «Мин туристларга төрле шәһәрләрдә туктарга мөмкинлек бирүче халыкара системада катнашам», – ди Рәис. 
Андреа һәм Еленаның велосипедларының авырлыгы кирәк-яраклары белән 22шәр килограмм. Башта авыр булса да, тора-бара күнеккәннәр. Мондый сәяхәт күп урыннарны күрергә мөмкинлек бирә. Бер көнгә гаилә 40 евро чамасы акча тота. Андреа һәм Елена, ял иткәч, юлларын дәвам итәчәк. Планнары – Монголиягә, Кытайга һәм Австралиягә барып җитү. 
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев