Вакытлыча күрсәтмәячәк
Түбән Кама телевидение вышкасында планлы төзекләндерү эшләре баруга бәйле рәвештә, телевидениенең кайбер каналлары вакытлыча күрсәтмәячәк.
Бу хәл 16-19 июль көннәрендә иртәге 8 дән кичке 5 кә кадәр дәвам итәчәк. «Беренче канал», «Россия1», «ТНВ» каналлары, кайбер радиостанцияләр тапшыруларында, шулай ук беренче һәм икенче мультиплекслар программалары пакетында өзеклекләр булачак. Кайбер кнопкалар эшләмәячәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев