Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Вакытлыча уңайсызлыклар

Түбән Кама сәламәтлек саклау учреждениеләрендә, ремонтка әзерлек бару сәбәпле, кайбер үзгәрешләр барлыкка килде: «Түбән Кама тире-венерология диспансеры» (Студентлар урамы, 31) Регистратура өченче катта, 307нче бүлмәдә урнашкан (стеналарда күрсәткечләр бар). Ремонт эшләре бару вакытында регистратурага 39-19-26 номеры белән шалтыратырга мөмкин. Табиблар өченче һәм дүртенче катта кабул итә. 201нче, 205нче, 206нчы, 208нче,...

Түбән Кама сәламәтлек саклау учреждениеләрендә, ремонтка әзерлек бару сәбәпле, кайбер үзгәрешләр барлыкка килде:
«Түбән Кама тире-венерология диспансеры» (Студентлар урамы, 31)
Регистратура өченче катта, 307нче бүлмәдә урнашкан (стеналарда күрсәткечләр бар). Ремонт эшләре бару вакытында регистратурага 39-19-26 номеры белән шалтыратырга мөмкин.
Табиблар өченче һәм дүртенче катта кабул итә. 201нче, 205нче, 206нчы, 208нче, 209нчы бүлмәләрдәге табиблар дүртенче катта көндезге стационар бүлегендә кабул итәләр. 203нче, 204нче процедура кабинетлары эшне көндезге стационар бүлегендә дәвам итә. Физиотерапевтлар өченче катта 311нче бүлмәдә кабул итә. Чишенү бүлмәсе һәм бәдрәф шулай ук - өченче катта. Стеналарда күрсәткечләр бар.
 
«Түбән Кама наркология диспансеры» (Студентлар урамы, 31)
Беренче катта медицина тикшерүе узарга була (өстәмә мәгълүматны 39-17-05 номеры аша шалтыратып алып була). Табиб-наркологлар 2нче һәм 4нче бүлмәдә кабул итә. Стеналарда күрсәткечләр бар.
 
«Түбән Кама психоневрология диспансеры» (Студентлар урамы, 33нче йорт, 1нче подъезд)
Психиатрлар өченче катта 4нче, 5нче, 6нчы бүлмәләрдә кабул итә, 7нче бүлмәдә медицина тикшерүе узарга мөмкин, 3нче бүлмә - авыруларны кабул итү бүлмәсе. Поликлиника мөдире - 1нче, өлкән шәфкать туташы 2нче бүлмәдә. Психотерапевтларга 2нче бүлмәдә яки 39-17-47 номеры аша язылырга була.
 
«Түбән Кама туберкулезга каршы диспансеры» (Менделеев урамы, 33а)
Фтизиаторлар балаларны беренче катта аерым бүлмәдә кабул итә. Балаларга рентген тикшерүен икенче рентген кабинетында, шимбә һәм якшәмбедән кала, көн саен 8.00-10.00 сәгатьтә узарга мөмкин булачак. Анализлар шулай ук эш көннәрендә 8.00-10.00 сәгатьтә клиника-диагностика лабораториясендә кабул ителә. Манту пробалары һәм DST дүшәмбе, сишәмбе, җомга көннәрдә 8.00-10.00 сәгатьтә клиника-диагностика лабораториясендә ясала. Өлкәннәр өчен табиб кабул итү, анализлар тапшыру вакыты үзгәрми.
 
Хатын-кызлар консультациясе (Шинчылар урамы, 49)
Керү урыны бинаның икенче ягыннан (күрсәткече бар). Акушер-гинекологлар авыруларны үз участоклары буенча 8.00-14.00 һәм 14.00-20.00 сәгатьтә кабул итәләр. Шимбәдә дежур табибка 8.00-14.00 сәгатьтә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Участокларның эш вакыты белән учреждениегә керү урынында һәм перинаталь үзәге булган шәһәр балалар дәваханәсе сайтында танышырга була. Регистратура телефоны номеры: 36-94-56. Табибка элеккечә 1нче блокның икенче катында урнашкан терминал, 24-00-03 номеры аша, дәүләт хезмәтләре порталы аша языла аласыз. Процедура кабинеты 2нче блокның беренче катында 14нче кабинетта (лаборатория) урнашкан. Анализлар бирергә терминал (1нче блокның икенче катында урнашкан), 24-00-03 номеры, дәүләт хезмәтләре порталы аша языла аласыз. Түләүле хезмәтләр бүлеге кассасы регистратурада, керү урынында урнашкан. Вакытлыча эшкә яраксызлык турында белешмә, бала туу уңаеннан сертификат 5нче кабинетта бирелә (1нче блок, беренче кат, эш көннәрендә 12.00-14.00 сәгатьтә).
Түбән Кама муниципаль районы сәламәтлек саклау идарәсе һәм медицина учреждениеләре администрацияләре түбәнкамалылардан вакытлыча уңайсызлыклар өчен гафу үтенә, бераз сабыр итүләрен сорый.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев