Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Вакцинация – иң яхшы профилакатик чара

Түбән Камада өлкән кешеләр өчен гриппка каршы прививка ясату башланды. Вакцинация турында, профилактиканың иң яхшы чарасы буларак, күп тармаклы район үзәк хастаханәсендә узган матбугат конференциясендә дә сөйләделәр. Журналистларның сорауларына «Роспотребнадзор» идарәсенең территориаль бүлеге начальнигы урынбасары Лилия Нестерова, шулай ук күп тармаклы район үзәк хастаханәсеның эпидемиология мәсьәләләре буенча баш табиб урынбасары Елена Пискарева җавап бирде.

Массакүләм иммунизация

«Роспотребнадзор» идарәсенең территориаль бүлеге начальнигы урынбасары Лилия Нестерова журналистларга гриппка каршы прививканы ни өчен вакытында ясатырга кирәклеге турында түбәндәгеләрне сөйләде:
Вакцинация – профилактиканың иң нәтиҗәле һәм имин чарасы. 2019 ел сезонында Түбән Кама районында 140 меңнән артык кешегә прививка ясау планлаштырыла. Беренче чиратта, әлбәттә, авырып китү куркынычы булган кешеләргә прививка ясалачак. Андыйлар – 6 айдан башлап балалар, йөкле хатыннар, студентлар, 60 яшьтән өлкән кешеләр, шулай ук сулыш системасы органнары һәм йөрәк-кан тамырлары системасының хроник авыруларыннан интегүчеләр. Шулай ук медицина хезмәткәрләре, сәүдә, җәмәгать туклануы өлкәсендә эшләүчеләр, транспорт оешмалары һәм мәгариф өлкәсе хезмәткәрләре дә шушы категориягә керә. Берничә ел дәвамында гриппка каршы вакцинация ясау нәтиҗәсендә, грипп белән авыручылар саны 100 тапкыр кимүгә ирешелде. Сез инде берничә ел дәвамында күпләп авыру очраклары теркәлмәвенә игътибар иткәнсездер, без классларны, мәктәпләрне карантинга япмыйбыз, моңа вакцинация ярдәмендә генә ирешелде.
Гомумән, баланың һәм олы кешенең иммунитеты формалашсын өчен, гриппка каршы вакцинация үткәрүнең иң яхшы вакыты – сентябрь-октябрь айлары. Авыручылар санының иң югары ноктасы гыйнварга туры килүгә карамастан, вакцинаны алдан ук ясатырга кирәк. Организмда саклану антитәнчекләре, вакцина алганнан соң, 2-3 атна дәвамында формалаша.
Шуны билгеләп үтәргә кирәк, массакүләм иммунизация, коллективта грипп белән авыру очракларының таралуына каршы тора.

Вакцинаның сыйфатын Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы билгели

«Безгә килүче вакцина нәкъ менә Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тәкъдим иткән грипп штаммнарының составын үз эченә ала һәм, кагыйдә буларак, аңа АH1N1 гриппы, H3N2 гриппы һәм В төркеме штаммнары керә.
Йөкле хатын-кызларга икенче һәм өченче триместрда прививка ясатырга киңәш ителә. Бу ананың сәламәтлеген саклау
өчен генә түгел, ә баланың киләчәген дә кайгырту. Моннан куркырга кирәкми, нәкъ менә йөкле хатын-кызның организмы өчен яраклаштырылган вакцина консервантларсыз була, шуңа күрә, әлегә кадәр бернинди өзлегүләр дә теркәлмәгән.
Өлкәннәр өчен, күпсанлы күзәтүләр нәтиҗәләре буенча бөтен компонентлары да сәламәтлек саклау оешмасы тарафыннан тәкъдим ителгән «Совигрипп» вакцинасы ясала. Ел саен бездә мониторинг үткәрелә. Безнең территориядә, Татарстанда, Россия Федерациясендә нинди вирус, нинди штамм өстенлек итүен күзәтәбез һәм, шул күзәтүләр буенча, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы булган мәгълүматны җыя, нинди вакцина ясарга кирәклеген тәкъдим итә.
Вакцина бушлай, акча федераль бюджеттан бүлеп бирелә. Ә менә кеше авырып китсә, вируска каршы терапия кирәк, өзлегүләр булса, антибиотикларсыз бернишләп булмый – болар барысы да түгәрәк суммага төшә. Ягъни кеше прививка ясатуга караганда, үз чирен дәвалауга күбрәк акча сарыф итә», – дип сөйләде эпидемиология мәсьәләләре буенча баш табиб урынбасары Елена Пискарева.
Екатерина ПОЛЯКОВА.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X