Узган атнада Түбән Камада 39 бала туган
Шуларның 11е — башка шәһәрнекеләр.

Бер атна эчендә Түбән Камада 39 бала дөньяга килгән, шуларның 11е — башка шәһәрнекеләр. Бу хакта Түбән Каманың перинаталь үзәкле балалар хастаханәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Моннан тыш, шәһәр балалар хастаханәсенең кабул итү бүлмәсендә — 393, перинаталь үзәкнең кабул итү бүлмәсендә 92 мөрәҗәгать теркәлгән.
231 бала поликлиникага ОРВИ диагнозы белән килгән. 314 пациент травматология пункты табибларына ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән.
Хатын-кызлар консультациясендә 1 133 йөкле хатын-кыз исәптә тора. Стационар дәвалануда 259 пациент бар. Яңа туган һәм вакытыннан алда туган балалар патологиясе бүлегендә 17 бала һәм 15 әни дәвалана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев